Предыдущая публикация
Башкортстан татарлары тарафыннан Бөек Ватан сугышы елларында иҗат ителгән бәетләрне сайтыбызда бирүне дәвам итәбез. “Шәмсулла бәете”н 1971 елда Башкортстанның Шаран районы Күгәрчен Бүләк авылында Хәкимә Сәгъдиевадан БДУ студентлары язып алган. Хәкимә әби аны 1918 елда туып, 1939 елда армиягә киткән һәм капитан дәрәҗәсендә 1943 елда фронтта һәлак булган улы Шәмсулла Зиязовка багышлап иҗат иткән булган. Бәет Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы фольклор фондында саклана. https://tulpar.info/articles/pobeda-80/2025-03-12/sh-msulla-b-ete-4146563
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев