Үзеңнән сора. Повесть (3)
Ләкин атна үтүгә хат урынына Камилә үзе килеп төште. Нарядтан гына кайтып, юынып, киемен алмаштырып, китапларга тотынган гына иде, ишек ачылып китте дә хатыны пәйда булды. Ул башта күзләрен тутырып иренә карап торды, шуннан кычкырып елап җибәрде дә:
– Хөснулла, гафу ит, – дип муенына сарылды.
Хөснулланың үзенең дә күңеле тулды, иркәләүгә сусаган йөрәге шатланып тибә башлады һәм үзен-үзе белештермичә аны кочагына алды, иреннәре аның иреннәре белән кушылды.
– Башкача беркайчан да миңа хыянәт итмәссеңме? – дип сорады ул.
– Юк, юк!.. Беркайчан да! Бердәнбер хатамны кичер,– диде Камилә сулкылдый-сулкылдый. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2024-05-18/nail-kotdusov-ze-n-n-sora-povest-3-3772489
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6