Үзеңнән сора. Повесть (2)
Тормышлары түгәрәкләнгәндәй булды. Яшь бичә авырга калды. Менә шунда алар арасында беренче бәхәс купты: бу хәбәрне ишеткәч, Хөснулла чын күңелдән сөенде, ә Камилә, киресенчә, хафага калды.
– Миңа бәбәй табарга иртә. Үземә бала иркәсе кирәк. Бераз иркенләп күңел ачып яшик әле, соңрак та өлгерербез, – диде ул.
Ире аны шул тиклем күндерергә тырышты – юк, булдыра алмады. Сүзен сүз итә торган кеше шул. Ай-вайга карамый больницага барып кайтты.
Аннан соң бер ел да, ике ел да, өч ел да үтте. Ләкин Камилә башкача авырга уза алмады. Инде хәзер үзе дә үкенә – ләкин соң. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2024-05-17/nail-kotdusov-ze-n-n-sora-povest-2-3772487
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6