Беренче умырзая. Повесть (Ахыры)
Ризван каеннары бәгыренә чабылган балта үзенекен итте. Язларның берендә алар яфракка бөреләнмәде. Тау өстендә кызганыч шәүләләр генә утырып калды. Авыл өстендәге кояшлы-айлы зәңгәр күкне күпме еллар күтәреп, яңа көн китергән офыкны кочып торган ап-ак ботаклар тораташка әверелеп катты. Шунысы гаҗәп: каен черемәде, таркалмады, аның ак кәүсәләре көзге яңгырга, юеш җил һәм каты суыкларга да бирешмәде. Мәхәббәткә битарафлык күрсәтеп – мәрхәмәтсезләнүдән, хәтерсез калып – шайтанга әверелүдән сак булыгыз, нурлы аланлылар, дигәндәй, авыл каршындагы биек тау башында һәйкәл булып торды каеннар. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2024-05-15/rinat-m-h-mm-diev-berenche-umyrzaya-povest-ahyry-3768086
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7