Предыдущая публикация
Мин күкләрдән кабат җиргә төштем-
Чиксез күкләр җанга тар икән!
Җылы,яхшы,якты,назлы урын
Безгә Җирдә генә бар икән!
Күзне чагылдырган йолдызлар да
Өстә-күктә башка төстәрәк,
Анда җылы да юк,кырыс суык,
Өши тәнең,өши җан-йөрәк.
Ымсындырып торган кояшы да
Якынырак барсаң көйдерә.
Болыт та юк,ышык та юк анда-
Биеклектән җанны биздерә!
...Мин күкләрдән кабат җиргә төштем,
Җирем-анам кабул итсана!
Җирдә яшәп күкне макта икән-
Җир күтәрә нинди булсаң да!
Кадерләрен генә белсәк иде,
Җир мәңгелек безнең бишек бит!
Җирем-үзең оҗмах,Ә без-балаң!
Авыз ерык,танау тишек бит...
Җирем син мәңгелек бишек бит!


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев