Предыдущая публикация
Җырлар идем — тавышым.
Кисеп алып курай иттем
Елгабызның камышын.
Камыш курай эчләрендә
Күпме моң булган икән.
Ул камышка җәйләр буе
Күпме кош кунган икән.
Һәрбер коштан моңнар алган
Елгабызның камышы.
Өргән саен саркып чыга
Шул кошларның тавышы.
Әйтәләр миңа кешеләр,
Моңлы, диләр, уйнавың.
Минем монда катнашым юк,
Үзе моңлы кураем.
(Фәнис Яруллин)
#музейгосударственноститатарстана #тарих #история #историятатар #халыкиҗаты #шигырь #фанисяруллин #фәнисяруллин
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев