Мәхмүд Кашгарый — төрки язучысы, атаклы «Диване лөгатет эт-төрк» («Төрки телләр сүзлеге») әсәре авторы. 1028 яки 1029 елда туган – 1101 яки 1126 елда вафат булган. Ул XI йөзнең башларында Көнчыгыш Төркстанда Караханид ханлыгы дәүләте заманларында Кяшгар шәһәрендә туган дип санала.
Мәхмүд Кашгарый аксөякләр гаиләсендә туа. Югары дәрәҗәле белем ала, Кяшгар шәһәренең мәдрәсәсендә укый. Мәхмүд Кашгарыйны һичшиксез беренче төрки телләрне өйрәнүче һәм бик бай мәгълүмат калдырган шәхес дип әйтеп була. Ул төрки телләрнең үсешенә нигез салучы да.
Әлбәттә, Мәхмүд Кашгарый үзенең атаклы «Диване лөгатет эт-төрк» сүзлеге белән билгеле. Китап 1072-1074нче елларда язылган. Китапта төрки фольклорның төрле жанрлары җыелган. Риваятьләр, легендалар, әйтемнәр һәм мәкальләр үз урыннарын тапканнар.
М. Кашгарый эшләре телләрне өйрәнү белән генә чикләнми, ул төрле фәннәргә бик кызыксынып карый һәм тарих, география, әдәбият белән мавыга. Шулай ук медицина һәм астрономияне өйрәнә. Мәхмүд Кашгарый төзегән сүзлек буенча XI гасырда яшәгән төрки халыкларының көнкүреш тормышларын белеп була. М. Кашгарыйның үз заманында алдынгы шәхес булганлыгы мондый фикерләр белән дәлилләнә:
1. Җир шар формасында;
2. «Диване лөгатет эт-төрк» сүзлегендә файдалы үсемлекләр һәм кайбер чирләрне дәвалау турында мәгълүмат табып була;
3. Фәлсәфи уйлануларында М.Кашгарый кешенең асылын һәм аның тирә юнь белән үзара бәйләнешен аңларга тырыша;
4. Сүзлек китабында автор илһамланып дуслык һәм мәхәббәт турында сөйли. Мәхәббәт кешедә аның эчке дөньясын уята һәм эшлекле булырга өнди. Автор фикере буенча, мәхәббәт хисен кеше якыннарына һәм барлык кешеләргә генә юнәлтергә тиеш түгел, ә барлык җан ияләренә дә мәхәббәтле булырга тиеш.
Мәхмүд Кашгарый эшләре кешенең әдәп һәм әхлак сыйфатларын ача. Автор югары дәрәҗәдә кешедә кыюлык, гаделлек, әдәплелек, хөрмәт кебек сыйфатларны бәяли. Моннан тыш бөек галим туган телен җентекләп өйрәнә һәм аны гади тормышка җайлаштыра.
Китап язудан башка Мәхмүд Кашгарый география фәне белән дә мавыккан. «Кашгариның төрки дөньяны сурәтләгән карта»сында ул мондый ачышлар билгели:
1. Картаның уртасында төрки кабиләләренең җирләре билгеләнгән;
2. Баласагун, Барсхан һәм Кашгар шәһәрләре билгеләнгән;
3. Мөселман картографиясендә беренче тапкыр көнчыгышта Япония билгеләнә.
Бөек галим тормышы дәверендә төрки халыкларның риваятьләрен, әйтемнәрен һәм легендаларын җыеп йөргән. Һәрбер телнең үзенчәлекләрен аңларга тырышкан, төрки телләрне җиренә җиткереп өйрәнгән. М.Кашгарыйның төрки телләрне өйрәнүгә зур, хәтта бәя бирелмәслек көч керткәне ачык күренә. Бөек галим беренчеләрдән булып кешеләрне төрки телләрне өйрәнүгә чакыра, төрки телләр югары мәдәниятле гарәп һәм фарсы телләрдән ким түгел икәнлеген күрсәтә.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев