Предыдущая публикация
Туктал бер мизгелгә...
Туктал, зинһар, дөнья куудан.
Күздән кичер узган гомереңне,
Эш-гамәлең үткәр уеңнан...
Яшәдеңме гел дөреслек белән,
Кылмадыңмы хәрам гамәлләр?
Аердыңмы хакны ялганнан син,
Бушка узмадымы гомерләр?
Комсызланып кулларыңны сузып
Алмадыңмы кеше өлешен?
Яшәдеңме риза булып кына
Өлешемә дип тигән көмешем.
Уйлан, кеше! Ныклап уйлан әле,
Килеп җитәр гомер көзең дә.
Кара эшләрең кара шәүлә булып
Чагылмасын синең йөзеңдә...
Динле булып яшә, хәләл белән яшә,
Юлдаш булсын һәрчак Гаделлек.
Дөнья малы өчен сатма җаның,
Мал – өч көнлек, ә җан – мәңгелек...
Флүзә Имамова


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев