25 июньдә 13 сәгать 10 минутта Татарстан радиосында язучы Рафис Корбан әсәре буенча куелган «Тәүбә көне» радиофильмы эфирга чыга.
«Туксанынчы елларда җәмгыятьтәге кискен үзгәрешләрнең катлаулы чытырманлыгында адашып, кешеләргә карата бик күп явызлыклар кылган замандашыбызның, үзе авыр хәлдә калгач, тәүбә итүе, иманга кайтуы турындагы маҗаралы кыйсса. Узган ел классик әсәрләр буенча радиоспектакльләр эшләдек: Заһир Бигиев, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Хөсни. Быел бүгенге заман әдәбияты авторлары әсәрләренә алындык», - диде Татарстан радиосы шеф-мөхәррире Нәсим Акмал.
Ул әсәр авторы белән килешеп эшләүләрен әйтте. «Әсәрләрдә бик кискен һәм авыр кабул ителә торган проблемалар күтәрелә. Безнең заман каһарманын бүгенге көн әдәбиятында табуы бик кыен. Шуңа күрә без Рафис Корбанның әсәре белән кызыксындык. Ул бик маҗаралы, Голливуд киноларындагы сыман, геройны үлем белән яшәү арасында калдыра. Диңгез уртасында суга кереп адашкач, аннан соң ул тәүбәгә килә», - диде.
«Радиофильм дигән жанр әле юк иде, аны махсус шушы әсәр өчен уйлап табарга туры килде. Монда вакыйгалар Казанда, су уртасында да, утрауда да, Имәнкискә авылында да бара. Вакыйгаларның төрле җирдә булуын һәм әсәрнең маҗаралы булуын исәпкә алып, без бу жанрны радиофильм дип атарга булдык», - диде Нәсим Акмал.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев