Предыдущая публикация
Челтәр үрә...
Күзләр, йөзләр, сүзләр.
Тик берсе дә җанга үтми генә
Читкә китеп сүнә...
Сине югалтканнан бирле күңел
Тынгы тапмый.
Тәүлек, атна, айлар.
Көзге яңгыр килеп тиздән минем
Күзләремә тамар...
Төн канатын шәраб төсләренә буйый −
Йолдыз сүнәр чаклар...
Сары яфрак соң мәртәбә талпыныр да
Учларыма ятар.
Ник бу кадәр авыр, дияр, хушлашулар?!
Авыр, бәгырь, авыр:
Киткәннәргә тынлык насыйп итә Ходай,
Калганнарга − сабыр...
Халисә Ширмән
#укы


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1