13 ноябрьгә каршы төндә, көчле җил чыгу сәбәпле, Биектау районы Айбаш авылының 1855 елгы борынгы мәчетенең манарасы авып төшкән иде.
Бүген Айбаш авылында мәчет манарасы аву буенча ТР Мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты рәисе Иван Гущин җитәкчелегендә киңәшмә узды. Иван Гущин мәчетне торгызу өчен ике еллап вакыт кирәк булачагын әйтте. Төзелеш өчен кирәк булачак сумманы әлегә төгәл әйтә алмады, шулай да миллионнар китәчәген раслады. Борынгы мәчет төбәк дәрәҗәсендәге архитектура мирасы булып санала һәм ТР мәдәният министрлыгына карый. Шуңа күрә ремонт эшләре белән министрлык һәм комитет ризалыгыннан башка беркемгә дә тотынырга ярамый.
«Агач объектларга вакыт һәм һава шартлары көчле йогынты ясый. Бу мәчеткә авариягә каршы һәм реставрация эшләре кирәк иде. Бүген күргәннәрдән, иң беренче итеп, түбәне тулысынча алыштырырга, манараны кире баштан җыярга кирәк булачак», – диде ул. Белгечләр ике атна дәвамында мәчеткә экспертиза үткәрәчәк. Ике-өч көн эчендә ауган манараны алып, түбәне, кар һәм яңгыр кермәслек итеп, вакытлыча каплап куярга уйлыйлар. Киңәшмә барышында мәчет янына төзелеш краны да килде. Ремонт эшләре башлангач, мәчетне ябачаклар, чөнки ул куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килмәячәк.
Чыганак: "Татар-информ"


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев