Раяз Фасыйховның әтисе Наил әфәнде узган елның октябрь аенда бу дөньядан китте. Наил әфәнде үзенең авырганын белмәгән дә икән.
"Начар авырту белән китте. Хәтта табиблар чама белән кайчан китәчәген дә әйткәннәр иде. Аны югалтуга әзер кебек идек, әмма әти киткәч, ышанып булмады. Әле менә һаман да, үзем ике бала әтисе, тормышның арбасын тартып барган ир-ат булсам да, күңел ышанмый", - ди Раяз Фасихов.
Җырчы сүзләренчә, әтисе аны ул кечкенәдән бәйгеләргә йөркән, гармунда да уйнарга ул өйрәткән. "Репертуарымны ул сайлады, зур сәхнәгә ул тәвәкәлләп җибәрде. «Кыр казлары», «Эзләмә син кабат очрашулар», «Серләрем» җырлары аныкы. Кызым да аның җырларын башкара. Минем иҗат юлымда аның роле бик зур. Рәхмәт! Соңгы миңа күрсәткән җыры «Бер өмет» дип атала. Ул үзенең авыруын белмәсә дә, сизенгән микән инде?!..Без бит аңа бер сүз әйтмәдек, шатланып яшәп калсын, дидек", - искә ала ул.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев