Предыдущая публикация
Егыла-тора, мүкәйләп.
Киңәш биреп йөдәтмәгез,
Чират торып күбәүләп.
Бар язмышым тик минеке,
Зарланырга исәп юк.
Бара икән бара бирсен
Ходай биргән шушы юл.
Ярыйм диеп көчәнмәдем,
Ярап булмый барыбер.
Ничек кенә яшәсәк тә,
Кәфенлектә бар да бер!
Сулар һава җитә бүген,
Димәк, әле дәрман бар.
Бар да мине аңламыйдыр,
Кирәкләре аңларлар...
Яшим әле бер тугачтын,
Бәлки, кирәк булырмын.
Хәлдән килгән гамәлләрдә
Ярдәм кулын сузармын!
Илсур Мортаза
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев