Иптәш кызы Әлфинәләргә кергән саен шулай. Әлфинәнең әнисе белән дустанә мөнәсәбәте, бер-берсенә «кызым», «әнием» дип өзелеп торулары шундый хәлгә китерә аны. Әнә, бүген дә, Рабига апа кызына сый-хөрмәтнең ниндиен генә әзерләмәгән. 18 яшь тулган көненә дип, колагына кашлары янып торган алкалар да таккач, Әлфинә сөенеченнән түшәмгә сикерде. Әниле-кызлы бер-берсен кочаклап, рәхәтләнеп еладылар. Кәримәнең шатлыктан елаучы ана белән кызны киноларда гына күргәне бар иде әле. Менә нинди була икән ул шатлыклы күз яшьләре! Менә нинди була ул 18 яшьлек кызның бәхете! Ә Рабига апа газизкәеннән күзен ала алмый. Их, Кәримәне дә шулай яратсалар икән ул. Алтын алка да кирәк түгел. Әнисе бер генә мәртәбә булса да «кызым» дип эндәшсә икән...
дәвамы: https://yashel-uzan.ru/news/iat/baxet-iaslare-xikaia
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев