Предыдущая публикация
Нәрсә булды дөнья, сиңа бүген,
Нәрсә булды сезгә кешеләр?
Кичә елмайганнар шат тормышка,
Бүген исә ерткыч төслеләр.
Кайсы җирең артык башкалардан,
-Мин бөек!- дип, әйткән түрәләр?
Хәлең килсә, каплап куяр булган,
Кояшка да, элеп күләгәң.
-Сезме кеше? Үзнең халкын талап,
Тәмам чыгар булып тиредән,
Эчләрендә бук икәнен белми,
Зур корсагын сыйпап киергән.
Кайдан килгән кешеләргә ачу,
Һәрберсендә бүре карашы ?!
Ә бит гомер ике бирелмәгән,
Тормыш буйлап бергә барасы.
Беләм авыр..Кеше булып калу...
Ерткыч арасында икеле..
Нәрсә булды чорлар алышынып?
Яшәмибез гел дә, шикелле.
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев