Диләрә Гариф кызы Тумашева 1926 елның 19 июлендә Төмәндә туган. Төмән шәһәренең 21 нче мәктәбен, Мәскәү дәүләт университетының төрки бүлеген, шунда ук аспирантураны тәмамлый. Француз, төрек, алман телләрен камил белә.
Кандидатлык, докторлык диссертацияләре яклый. 1970 елда профессор дәрәҗәсенә ирешә. 1952 елдан Казан дәүләт университетында: укытучы (1952-1958 еллар), доцент (1958-1965 еллар), татар теле кафедрасы мөдире (1965 – 1989 еллар), көнчыгыш телләре кафедрасы мөдире. 1971-1980 елларда тарих-филология факультеты деканы. 1971–1980 елларда тарих һәм филология фәннәреннән фәнни дәрәҗә бирү Советы җитәкчесе. Россия Федерациясе Президенты каршындагы рус телен яклау советы әгъзасы. 1992 елда Татарстан Фәннәр академиясе академигы була, ул сайланган беренче хатын-кыз академик.
2006 елның 22 июнендә вафат булды.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2