Гөмбәне җыеп кайткач, чүпләреннән арындырып юдым да 2 сәгать суда тоттым. Аннан соң кайнап чыгу моментыннан 1 сәгать кайнаттым да, газны сүндереп суынырга калдырдым. Суынгач суын түктем, яңа су салып тәменчә тоз салдым. (Үлчәмәдем, төрле вакытта төрле күләмдә җыела гөмбә).
Кабат кайнап чыккач 1 сәгать тирәсе кайнаттым һәм парландырган банкаларга гөмбәне капланырлык итеп үз суын салдым, өстенә юка гына элпә булырлык итеп иссез көнбагыш мае салып капладым.
Бернинди тәмләткеч тә салмыйм. Гөмбәдән гөмбә тәме килергә тиеш дип саныйм, ә инде менә ашар алдыннан суда чайкатып алам да сарымсак турап салам, май өстим дә болгатып табынга бирәм.
Өстәлләрегез мул, табыннарыгыз түгәрәк булсын дусларым!!!
Кадрия Ишмурзина
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев