Көн артыннан куып, көн,
Әйләнмәле ишек аша чыгып:
-Эшкә!- диеп, гел дә ашыктың..
Яшерен генә, укып догаларның,
Таркалган бер җаның эчеңдә,
Тормышыңа, гел дә зарлар атып,
Сабыр булдың, бөтен көчеңә..
Йөгершкән оныкларга карап,
Утыргычта, артын кыздырган,
Балаларың өчен, гел дә ярап,
Кулың, тезгә кадәр сузылган.
Куллар инде, катып кибешенгән,
Назлар өчен, кемне, ярамый.
Теш коелган, хәреф төшеп кала,
Сүзен сүзгә, авыр ялгалый..
Фетр киез итек - баш түбәсе,
Паравоздай, йөрәк сикерә,
Эчтә һаман, тукран тәүбәләре,
-Үзең гаепле!- дип, үкерә...
https://yashel-uzan.ru/news/yashәesh/ilsoia-badretdinova
https://yashel-uzan.ru/news/yashәesh/iasel-uzan-raionyndagy-utrau-glempingynda-onyklary-kuz-aldynda-oly-iastage-xatyn-kyzny-kyinagannar
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев