Хикәя .Дәвамы .
Алар кайтып кергәндә әниләре мич тирәсендә кайнаша иде .Ул балаларны күргәч кулын альяпкычына сөртә - сөртә күгәрчендәй гөрләп алар янына килеп җитте ,кая әле кая кызым, улымны бир әле үземә .Арып беткәнсездер инде ,чишенеп кулларыгызны юып алыгыз да ,өстәлгә чәйгә утырырсыз .Кая мин улымны бәйдән ычкындырыйм әле ,ул кайтырга диеп өйләрне дә җылытып куйдым ,инде мунчам да өлгерә торгандыр диеп сөйләшә - сөйләшә түр якка алып кереп китте .Караватка матурлап өеп куйган мендәрләре уртасына баланы салып ,ленталарын чишеп җибәрде .Мондый кискенлекне иркенлекне тоепмы ,әллә чынлап та арыган идеме шунда ,сабый кычкырып елап җибәрде .Кара син моны кара диде дәү әнисе белән ничек каты исәнләшә минем оныгым .Исемне сиңа чынлап та дөрес сайлаган бит әтиең белән әниең Булат улым ,булат чыңыдай каты чыга тавышың диеп сөйләнүендә булды .Сания кулларын юып улы янына килде ,чүпрәкләрен алыштырганнан соң күкрәкләрен сөртеп чаршау артына кереп имезергә утырды .
Ә кайнанасы кабартырга куйган кабартмалары белән мәш килеп мич алдында кайнаша иде инде бу вакытта .
Кара син кара бу камырны ,әз генә куйган кебек идем ,кабара да тула ,кабара да тула Алланың рәхмәте диеп сөйләнде ул бисмилласын әйтә
әйтә үз -үзенә чак ишетелерлек итеп .Ипи калайларында ипекәйләре дә өлгереп тулып утыралар иде инде .Менә ул мич алдына табарак күмер тартып ,өстәлдә ап - ак шадрага тезеп каплап кабартырга куйган кабартмаларны пешерергә тотынды .Сания Булатны имезеп караватка әнисе ясаган ике мендәр арасындагы урынына салды да әнисе янына чыкты .Кая әни мин нәрсә булышыйм диеп,кайнанасы янына килеп басты .Юк ,юк кызым үземә дә эш юк әле монда ,бар әнә алайса өстәлне карый тор ,менә кабартмалар да өлгерә хәзер ,тәмләп чәй эчәрбез диде ул килененә .Сания кайнап утырган самавырны иренә алып өстәлгә куярга кушты .Әле аңа авыр итеп күтәрергә ярамый иде ,шулай да баланы күтәреп кайтырга туры килде аңа .Бар да яхшы булыр ,үтәр барысы да диеп юатты Сания үзен .Тик аяклары гына киреләнә күрмәсен .Сакланырга куштылар бит .Сакланганны Ходай саклармын дигән бит татар халык мәкалендә дә .
Менә өстәл әзерләнеп тә бетте .Сания алып кайткан күчтәнәчләрен дә чыгарып куйгач ,кызарып алсуланып пешкән кабартмалар да өстәл түренә куелгач ,нәкь тә туй табыны сымак булды да куйды өстәл өсте .Иң түрдә кукраеп ,көзгедәй ялтырап көмеш самавыр утыра ,аның камфоркасы өстендә зәңгәр кыңгырау чәчәге төшерелгән ак фарфордан эшләнгән каты чәй чәйнеге утыра .Әниләре мичкә кабарып тулган ипи калайларын тыкты да ,мич капкачын ябып ,кулларын юып өстәлгә утырдылар .Сагынылган ...сөйләшеп сүзләре бетмәде ,шулай да сүзләре күберәк Булат уллары турында иде .Саниягә бик рәхәт иде бу минутларда .Кайнанасы ничек җылы итеп сораша бит аның улы турында ,аларның гаилә тормышы турында .Килен дими ул аңа кызым диеп дәшә һәрвакытта да .Ничек якын итмисең ди инде шундый ананы .
Хәлимгә дә бик рәхәт иде бу сөйләшүләрне тыңлап утыруы .Әйе ,әйе тыңлап утыруы ,әнә бит әнисе белән аның сөекле хатыны ничек дустанә матур итеп сөйләшеп утыралар .Хәлим аларның сөйләшүенә бик катышмый тыңлап кына утырды .Тамагы да ачыгып киткән ,сыпыртты гына әнисе пешергән кабартмаларны .Әнисе ясап биргән чәй дә бик тәмле иде .Чәйләрен эчкәч ул әнисенә дә сөеклесенә дә рәхмәтен әйтеп ,бераз каралты - кураны әйләнеп керим әле диеп ишек алдына чыгып китте .Әнисе ,улым берочтан мунчага да барып карап кил әле диеп калды аның артыннан .Хәлим ярар диеп икенче яктан ишекне япты .
Алар ,авыл хәлләрен, яңалыкларын сөйләшә - сөйләшә чәй эчеп бетергәнче мичтән ипи исе дә чыга башлады ,менә нинди тәмле булып кабарып уңды ипекәйләрем дә диеп әнисе мичтән ипиләрне алганда ,Сания өстәлләрне җыештырды ,тик савыт - чокырларны гына юарга өлгермәде улы уянып аваз салды .Әнисе бар - бар кызым елый күрмәсен ,бер елатсаң елак була ул бала диеп аны бала янына куып диярлек җибәрде .Минем дә эшем юк бит ,хәзер үзем юып куям мин аларны диеп арткы якта калды ,ә Сания улы янына түр якка чыкты .
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 46