(хикәя)
Кортканың да яшь чагы бар иде... Атасы фронтка китеп, дүрт ай гына йөрде дә, ике хаты гына килергә өлгерде, хәбәрсез югалды. Йөрәгенә сугыш төзәлмәслек әрнүле яра салып калдырды кызның. Инәкәенә тормыш көтәргә җиңелрәк булсын дип, Свердлау якларына турфысына да ике-өч тапкыр барды. Караидел урманнарына башкалар белән агач кисәргә дә җибәрделәр. Үзләре авылда утынга и интегеп яшәде. Тирә-якта әрәмәлек тә юк иде шул, авылдан еракта урнашкан тауда ботак-чатак чүпләп кайта иделәр. Әле дә үткер, бригадта атлар караган, айгыр-бияләрне каерып җиккән ятим-тол анасы булды. Өшетмәде, ачка интектермәде. Кичтән үлгән ябык ат гәүдәсен (үләксәсен) иртәнгә кискәләп, өйләренә ташыган, балаларына шуны булса да пешереп ашатырга тырышкан хатыннар арасында булмады аның инәкәе. Авыр булса да, ике баласына үләксә ашатмады. Утыз сутыйлы бакчасын төнлә булса да эшкәртеп, бәрәңгесен үстерде, барысына да җитеште. Утыз яшендә толлык яулыгын япкан анасы хәбәрсез югалган ирен гомер буена көтте...
Утын дигәннән, ун чакрым арада урман арасында утырган менә шушы авыл халкы чытырга интекми икән, чикләвек корысын да бер рөхсәтсез, рәхәтләнеп җыя алалар икән дигән хәбәрләрне ишетеп үскән авылдан килде аңа яучы. Егерме яшьлек кыз "утынлы як" дигән авылны бер дә барып күрмәсә дә, нигәдер күңеленә якын иде. Болын авылыннан килгән егетне дә йөрәге үз итте. Язмышы, тәкъдиренә язылган пары булгандыр инде. Сугыш вакытында, фронтта егерме генә яшьлек улын югалткач, кайгысыннан чиргә салышып, вафат булган егетнең әнисе. Ике ятим. Берсен сугыш атасыз, берсен анасыз калдырган. Вәлимәнең анасы да каршы килмәде. Турфыдан алып кайткан кызының дөнья кирәк-яракларын һәм үзе бирнәгә дип, хәленнән килгәнчә җыйган әйберләре белән никахлап озатты кызын. Энекәше -14 яшьлек Тимерхан, җизнәсен бик якын итте. Ир туганы күрмәгән, ике яшьтә атадан калган үсмергә җизнәй кеше олы дуска, абзасына әйләнде.
Вәлимә килен булып төшкән, Канифе үсеп җиткәнче өч үгәй ана күргән иске генә өй, берничә җирдән терәү белән терәтелгән иде. Үзләренчә табын әзерләп, кодагыйны, күрше-күлән, туганнарны ашка җыйганнан соң, икенче көннәргә әкренләп, өстәл-ашъяулыклар, табак-савыт күршеләргә, үз хуҗаларына таратып бирелде. Вәлимәгә әнисез өй бик тә котсыз күренер иде, үзе алып килгән бирнәләрдән ярыйсы гына бизәп, өйкәйгә кот керетеп куйды. Хатын-кыз нур тарата шул өйгә, ә уңган Вәлимәнең йөгереп кенә йөрүе, кулыннан бар эш килүе биатасын да, Канифне дә аптыратты да, сокландырды да. Ачык йөзле, итәгатьле яшь килен өйгә генә нур таратып калмыйча, ихата-йортны, бакчаларны ямьгә күмде. Иртүк торып, йорт, капка аллары - урамны себерүне дә үз өстенә алды. Кәҗә урынына, абзар дип аталган читәннән
үрелеп, сылау балчыгы, салам белән буталып җылытылган алачыкка анасы биргән сөтле тана килеп керде. Канифе белән дә горурланып бетәлмәде Вәлимә. Космонавтларга тиң, тракторчы булып эшли бит аның ире! Курсларда укып, имтиханнар биреп, тракторчы таныклыгы алган! Кем генә шундый тракторчы булала әле, бу егерменче гасырның илленче елларында. Өстәвенә, анасыз, ятиммен дип тормаган, дүрт класс кына белеме булса да, русчасын яхшы белмәсә дә, укыган, максатына ирешкән бит! Әнә хәзер, колхозда тракторист булып эшли. Күрше егете белән икесе тракторист булабыз дип хыялланганнар, булганнар да. Янәшә генә күрше булган Хәсән күршенең Әдиләсе, Вәлимә килен булып төшкәндә, беренче сабыена авырлы иде. Әдилә дә бик уңган. Вәлимә белән дус-сердәш булып, колхоз басуында көне-төне тракторларында сөргән, тырматкан, урган-җыйган ирләре янына ашарга илтәргә дә бергә баралар, бригад эшенә дә бергә йөгерәләр...
Вәлимә дә кортка түгел, чибәр, баскан җиреннән ут чыгара торган, күбәләктәй җитез булган матур кыз, кәләш, яшь килен чаклары да булды аның да... 66 ел килен булып, шушы нигезгә төшеп, тырышып дөнья көтте ул. Арымады да, талмады да. Өе балкып торды, алты бала үстереп, өеннән бервакытта да бала сидеге исе килмәде. Биатасы да урынга калып, берничә ел ятты. Аны сабый кебек карады. Тракторчы ире колхоз басуыннан төн уртасында кайтып керә иде, таң белән тагын чыгып китә торган булды. Биатайны юындыру, асларын алмаштыру Вәлимә өстендә булды. Оялу турында уйлап торырга вакыт юк, ир кеше дип, башта кыесынса да, соңыннан аңа авыру итеп карар булды. Дини биатай да карышмады, телдән калгач, рәхмәтен, килененең кулын кысып, рәхмәт тулы карашларында чагылдырыр иде бичара. Алтынчы баласы белән авырлы чагында, сабый туарга ике атна калгач, биатасы бакыйлыкка күчте. Акыллы карт, биш баласын карашып үстергән, биананы алмаштырган игелекле биатай, Вәлимә белән Канифнең алтынчы сабыйларын кулына алып сөялмәде. Аның кырыгы тулмаган иде әле, тупылдап торган кыз бала дөньяга килде...
Иии Вәлимә кортканың да шәп чаклары бар иде... Җир җиләге өлгергән чакта шушы Болын авылына килен булып төшкән иде бит ул! Күршеләре белән бергәләшеп, вакыт табып җиләкле болыннарны күрсәтергә алып чыктылар Вәлимәне. Килен булып төшкәннең икенчеме, өченчеме көне иде ул. Чикләвек корылары, чытырларны күреп исе китте Вәлимәнең! Боларны күтәреп ташып кына да кыш чыгарлык әзерләп була ләса дип, соклануын яшермәде ул. Ә инде болыннардагы җир җиләкләренең кызыл капкач булып ятуларына исе китте! Савыт та алып чыкмаган иделәр микән, әллә алып чыккан савытлары бәләкәй булып, тиз тулдымы, Канифе өстендәге кожанын җәеп салып, шул кожанга җир җиләген өем итеп җыйдылар. Кып-кызыл, чыпчык башы кадәрле җиләкләрнең бу кадәр шәп булганын белгәне дә, күргәне дә булмаган бит аның. Канифе сөенеп бетәлмәде, хатынкаеның җиләкне бирелеп, мөкиббән китеп җыюын күреп исләре китте. Нәкъ үзенең мәрхүм анасына, бик уңган анакаена охшаган ләса хатынкаем дип шатланды. Көннән-көн ныграк гашыйк була бара иде сыман ул Вәлимәкәенә. "Минем өчен генә тугансың, кадерлем, чәчкәм", - дип ярата иде. Вәлимәгә Канифенең "чәчкә", "чәчкәм" дип эндәшүе бар аруларын, бәләкәй чактан ияреп килгән күңеле-җанында булган бар яраларын юкка чыгарган кебек була иде. Канифе, Болын авылы шулкадәр якын иде аңа, бик бәхетле тоя иде ул үзен монда.
(дәвамы бар).
Миләүшә Әхмәтҗанова- Усманова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 21