Аның сөйләгәннәреннән, аның авызыннан язам.
Быел да балалар бәрәңге утыртты. Мин инде хәзер бакча башына чыгып таякка таянып карап торучы гына. Шул минутларда күз алларымнан гомеремнең иң матуры да, нужалы еллары да үтә балалар. Мин әйтәм булды инде: сугыштан соң тракторлар бик юк иде, көрәк белән басып та чәчтек. Аннан колхозда атлар артты, халыкка колхоз атлары белән ярдәм итә башлады. Аннары тракторлар чыкты. Бу вакытларда инде без ул утыркыч җайланмаларына әкият кебек карап тора идек. Аннары бәрәңге утырту елдан-ел кимеде. Күүүүп кешенең бакчаларында сап-сары тузганак дип исеееем китеп карап торам.
Безнекеләр ничә ел инде кул белән утырта. Ярты бакчаны балалар белән 1 сәгать эчендә утыртып та чыгалар.
Шул буразналар арасында мин бу көнне тормышымның иң авыр вакытлары һәм күңелемдә кайбер кешеләргә мәңге рәхмәт әйтерлек бер вакыйганы исемә төшереп, тагын бер кат еладым. 60нчы ел урталары булгандыр, колхозыбыз гөрләп тора. Авыл тулы, һәр гаиләдә әлдәничәшәр бала. Терлек, тавык, каз... Гөрләп яшәгән вакытлар. Мин алай кайсы авыл икәнлеген әйтеп язмыйм, танучылар булыр, кирәкми.
Көз ул елны бик ямьсез килде. Мин бригадта йөрим, 2 айлык кызымны калдырып эшкә чыгарга куштылар. Чаптырган игеннәр кырда калды. Шуларның матуррак, корырак көлтәләрен теземнәргә салып китерергә, аннары комбайн суктыра, дип бик озак кырда йөрттеләр. Булды инде: кар астыннан бәрәңге казыдык, кормовой чөгендер алдык. Миңа бик каты салкын тиде. Әле бит бала тапкан гына. 2 ай да булмаган иде. Мин бер көнне иртән эшкә килмәгәч, бригадир өйгә килде.
Аның йорт чатына таяк белән кыйнаганы бүген дә колагымда тора.
-Әйдә, җибәр киленеңне, нәрсә өйдә ята. Кара баланы үзең, - дип кычкырды кайнанага. Кайнана әни:
- Авырый бит, чирләп кайтты. Мин карыйм да бит баланы, бара алмагач нәрсә эшләтим. Чирле инде чирле... Авырлыкка чыдый алмыйлар, дип мине тиргәргә тырышты.
Мин кайнанада өч бала белән ялгыз калдым. Ирем үлеп китте, ә әни янга кайтам, димә. Анда бер ызба балалар, киленнәр.
Юк, шулай итеп 10 көнләп бик каты авырып, түшләрем эшешеп көчкә исән калдым. Әгәр дә имче күрше карчыгы ниндидер гөмбәләр, ырымнар белән ярдәм итмәсә, белмим, терелә алмас, идем.
Ул вакытта акча биреш тә, башкасы да юк. Шул көн язалар иде. Игеннәр ала идек.
Мин терелеп сарык фермасына юеш асларын чыгарырга бардым. Эшкә дип әйттеләр. Шунда бригадир яныма килеп: нәрсә игеннәр сугып бетергәч килдеңме? Мин синең иң авыр вакытларда эшкә чыкмавыңны исеңә төшерермен, әле диде.
Авырдым бит, бик каты. Үлеп китсәм, 3 баланы кем карар. Юри өйдә ятмадым инде. Мин эштән качып ятучы түгел, дип ялвардым.
-Әәә ярар, беләм мин хатын-кызны дип көлеп китеп барды бригадир .
Шулай итеп язлар җитте. Ул вакытта колхозда ике ДТ тракторы бар. Кем колхозда эшли, чәчүләр беткәч шул трактор бакчаларны сукалый иде. Ә калганнары ат белән сукалый. Кем ничек булдыра. Менә чәчүләр бетте, безнең рәттә бар да колхозда эшли. Мин эштән кайтканда ерактан ук карыйм, бакчалар кап-кара... Ә безнең бакча бүленеп калган. Йөрәкләрем жу итеп куйды.
Мин бригадирның теге әйткән сүзләре икәнлеген аңладым инде. Капкадан керүем булды, кайнана кызны итәгенә утырткан элеп алды.
-Авыл алдында оятка калдырдың. Мондый хәл булганы юк иде. Авырсаң да эшкә барырга иде. Менә хәзер ни эшлибез инде. Ике күрше дә кереп быел бәрәңге утырта алмассыз, инде, дип әйтеп чыгып киттеләр. Оялмыйсың, оят түгелме сиңа, - дип миңа әлләниләр әйтте.
-Ярар, тукта әни. Ник кычкырасың? Барып сорап карармын, димен.
Ул тагын тотынды: кеше көлдереп йөрмә, ди... Ишегалдында тора торган түгел.
Мин чыгып кәнсәләргә йөгердем. Дисәтникне булса да күрим, әле димен. Карасам бригадир ишеге дә ачык. Үзе утырган. Мине күрү белән:
-Йөрмә дә, күземә күренмә. Бар, үзең ничек, без дә шулай. Әнә, ач торыгыз. Балаларыңа ни ашатырсың? Бел! - дип мине бүлмәсеннән флаг белән куа башлады. Зинхар сукалатыгыз инде, дип ялынам, елыйм. Юк теркәләп чыгарып җибәрде.
Өйгә кайтырлык түгел. Амбарлар буена утырдым да үксеп елыйм. Мин әйтәм әллә җепкә менимме икән дигән гөнаһлы уйлар да килде шунда башыма.
Күрше колхозда трактор юк, әмма атлы сука бар инде... Көн кичкә алмашты. Әмма киттем, юлдан түгел, кыр аша. 1 сәгатьтә барып та җиттем.
Мәрхүм авыл җитәкчесе дигән кешенең өенә бардым. Капка тебендәге эскәмиягә утырдым да түзмәдем, үксеп елый башладым. Өстем ямьсез инде, шалама. Капкасыннан керергә оялам. Берзаман берсе капкадан чыкты, җитәкче абзыең үзе. Зур гына олпат гәүдәле кеше.
Ни булды, ди яныма килеп. Мин елый-елый сөйләргә маташам. Көчкә аңлатып чыга алдым.
Ярар, кайгырма, сеңлем, ди. Бар, ди фермага. Анда шундый, шундый кешене күр. Сукалы атны алыгыз да барыгыз, кайтыгыз. Әле төнгә кадәр вакыт бар, ай яктысы булыр. Утыртыгыз,ди.
Ни әйтергә белми карап торам. Шул минутларда аяк астына ятып шул кешегә рәхмәт әйтәсем килде.
Үзе дә барды. Бер ир ат сукасыннан тотты, мин ат башыннан. Шулай итеп кыр аша авылга кайттык. Кыр буеннан гына бакчага кердек. Теге бичара ир дә бик әйбәт кеше иде. Башта шул атлы сука белән икәү бакчаны сердек. Бакча йомшак иде бәхеткә. Мин сукадан үзем тоттым күбрәк. Зинхар мин әйтәм, китмә, генә. Башыннан булса да тот, дип ялварам, иргә.
Инде караңгы төшкәч бәрәңге чәчә башладык. Бер буразнаны сызып чыгабыз, да ул атны тотып тора. Мин тиз-тиз буразнага бәрәңгеләр тезәм. Шул вакытта авызымнан күбекләр килгәнен хәтерлим әле... Бик авыр, бик нужа белән утыртып бетердек.
Күршеләр дә бригадирдан куркып булышырга кермәде. Аннары чәчкән буразнаны күмәбез. Шулай итеп төн уртасында чәчеп бетердек.
Теге ир:
- Атны алып кайтмыйм, ардым, - дип төнлә китте. Мин алай атны төнгелеккә калдырырга курыктым.
Ни эшлим, инде, дим. Ничек илтим, дим. Авылда атлы бер абзыйларга бардым. Бөтен көчемне җиңеп тәрәзәләрен шакыдым. Инде минем хәлемне бөтен авыл белә иде. Ул мәрхүм җан миңа атны арбасына җигеп бирде. Суканы арбага куйдык та, мин күрше колхозга, фермага таң атканда атлы суканы илтеп тапшырдым.
Ә күршем арбасын икенче көнне алып кайтты.
Менә шул елны бик уңды бәрәңгем. Авыл халкы бакчага килеп хәйран калып карады. Чөнки яңгырлар булмады. Ә безнең ат сукасы белән генә сукалаганга дымы яхшы торды.
Менә шуны әнием быел да елый-елый безгә исенә төшереп тагын бер кат сөйләде. Рәхмәт .
Гөлсәвия апагыз.
https://yashel-uzan.ru/news/yashәesh/elmira-solaimanovanyn-anise-belan-berence-aralasu-toslarebezga-matur-bulyp-kera
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 27
Шундый авыр вакыйгаларны искэ тошереп , йорэгеннэн уткэреп кунеле тагын яраланса да, сойлэп эчен бушаткач эбекэйгэ жинеллеклэр килсен.
Алдагы коннэрендэ михнэтсез, жинел , матур , сэламэтлектэ, соенеч- куанычларда яшэргэ насыйп булсын.