Хикәя .Дәвамы .
Сания Рәйхана Булатовна палатадан чыгып киткәч тә ятарга ашыкмады .Ул бүгеннән үк башланасы дәвалану курсының ничек үтәренә ,үзлегеннән нәтиҗә чыгарыр өчен уйланып ,кулына блокнотын алып язарга , башында туган фикерләрен бер ноктага тупларга тотынды һәм кыскача гына план кебегрәк итеп язып та куйды .Аннан үзен чакырганнарын көтеп , тәрәзәдән карап урамны күзәтергә кереште .Урамда матур май ае хөкем сөрә .Агачлар да, яңа матур яшел күлмәкләрен киенгәннәр , җир өстен дә ,яңа бәбкә үлән каплаган , анда санда гына сап - сары тузганак чәчәкләре атып килгән бер вакыт иде бу .Бик тә матур язгы көн ,күңелне җилкендереп еракка - еракка дәшә сыман .
Менә шәфкать туташы кереп аны физкабинетка керергә дәшеп чыгып китте .Бер хастаханәдә эшләгәнгә күрә , монда алар бар да таныш , шуңа бер дә кыенсыныр нәрсә юк , үземне иркен тотарга кирәк диеп уйлады Сания .Без бит барыбыз да кешеләрне дәвалар өчен укыган кешеләр һәм шулай ук безнең дә авыртырга хакыбыз бар , диеп юатты Сания үзен .
Ул кергәндә Рәйхана Булатовна анда иде инде , һәм аңа ничек һәм нинди күнегүләр ясарга икәнен күрсәтте , ә иң соңыннан гына массаж алырга кушып физкабинеттан чыгып китте .Сания үзен җәлләп тормаска , ничек тиеш шулай бар шартын туры китереп егерме минут физзарядка ясаганнан соң , аңа инде бу хастаханәдә байтак еллардан бирле массажист булып эшләүче Асия апасы массаж ясарга тиеш иде .Озак көтәргә туры килмәде Асия апасын , ул килеп Саниягә шунда махсус куелган кушеткага ятарга кушты һәм әкерен хәрәкәтләр белән бил тирәләренә ,корсак ярамшарына массаж ясарга кереште .Беренче көнне ун минут , шулай көн саен бишәр минут арттыра барырбыз диеп , сөйләшә - сөйләшә ясап та бетерде , ә хәзер палатагызга кайтып ятып торырсыз диеп китеп тә барды .
Эшсезлектәндерме Саниягә көн бик озак үткән кебек тоелды .Ул кирәкле дәвалану чаралары беткәннән соң ятып ял итеп алды , әле кичке уколга иртәрәк булганга бераз урамга һава сулап керергә чыкты .
Хәлим дә бер ялгызы өйдә торасы килмиенчә ,Сания янына килергә булган һәм алар ишек алдында очыраштылар , бераз сөйләшеп йөргәннән соң Сания ирен юатып ...бар инде кайтып ял ит , иртәгә эшкә килгәндә кагылырсың , тик зинһар берни дә алып килмә , миңа дәвалану өчен диетага утырырга кирәк диеп ирен озатып җибәрде дә үзе ята торган палатага керде .
Инде кичке ашка дәшкәннәр икән , кемдер бара , икенче берәүләре инде ашап кире киләләр иде.Сания дә ашарга барып килде .Аңа иртән бирелергә тиешле анализларга банкалар кертеп чыктылар .Канны монда кереп аласыларын да әйтеп чыгып китте инде төнгә килгән шәфкать туташы .Уколны соңырак ясарбыз , сезгә тынычланып ятып йокларга кирәк диде ул мөләем генә елмаеп .Шул вакытта гына нәтиҗәле булыр дәвалануыгыз диеп әйтеп чыгып китте .
Кичке уколларын алып ,инде йокларга кирәк диеп ,урынына ятты Сания ,ятканга карап кына йоклап китеп буламы соң әле ул сиңа ?
Әниләренә хәбәр итеп хәлләрен беләсе килеп китте аның .Менә хастаханәдән чыгу белән кайтып килербез алла боерса диеп күңеленә беркетеп куйды ул .
Аннан торак турында , биреләсе квартирасы турында уйлый башлады , бирерләрме икән , ничек яхшы булыр иде үзләренең аерым квартирасы булу . Бу бүлмәдән дә зарланып булмый анысы , икесенә җитеп ашкан , тик шулай да үзеңчә яшәү түгел инде .
Шулай уйлары башында бөтерелде дә бөтерелде. Ә нинди уй - исәпләр белән йоклап киткәнен үзе дә сизмәде Сания .
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 46
. Дэвэмен кэтеп калам