Бер хатынның ике зур чүлмәге булган. Ул шуларны көянтәгә элеп, суга барган. Тик бер савыты чатнаган булган, шуңа да елгадан өйгә кайтканчы яртылаш бушаган. Шулай ике ел вакыт үткән. Хатын көн дә өенә савыт ярым гына су алып кайткан.
Берсе үзенең камиллыгы белән горурланган, ә чатнаганы җитешсезлегеннән кимсенгән, тулы су алып кайта алмаганына оялган, үзен кирәксез тойган.
Ике елдан соң чатнаган чүлмәк хужабикәсенә болай дигән:
– Суның яртысы юлда ук агып бетә. Шуның өчен миңа бик оят.
– Үзең бер нәрсәгә игътибар итмәдеңме ни: синең яктагы юл читендә чәчкәләр үсеп утыра, ә икенче якта алар юк, – дигән хатын. – Шушы үзенчәлегеңне белеп, шул якка чәчкә орлыклары чәчкән идем. Син көн саен кайтышлый аларны дымга туендырдың. Ике ел инде шушы чәчкәләр тормышыбызны бизи, кешеләрне куандыра. Әгәр син шулай булмасаң, әлеге матурлык та үсмәс, өебез дә чәчкәләрдән балкып утырмас иде.
Һәр беребезнең ниндидер җитешсезлекләре, сәер яклары бар. Әмма шулар кайчак тормышыбызны матуррак һәм лаеклырак итә. Хәтта физик кимчелекләре булган, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә сау-сәламәт тиңдәшләренә караганда күпкә файдалырак гомер кичерә, тормышта зур уңышларға өлгәшә. Кешеләрне ничек бар, шулай кабул итергә кирәк.
А. ЛОКМАНОВ.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 21