Чәнечкесез розалар - 3
(Ахыры. Башы алдагы көннәрдә куелды.
Һәм... просто встретились два одиночества. Бүтән җирдә, бүтән яртылар... Һәм ул учак дөрләп кабынды да, ялкыннары белән өтте, яндырды.
Менә шуннан икенче кеше язмышы - мин гомердә дә үземне кичерә алмаслык язмыш башланды.
Үземнеке, үзем язган, тик монда язарга лаеклы язмыш түгел.
Читтән караганда, гадәти кебек. Гаилә, балалар, эшем белән онытылу. (Читкә китеп әйтәм, күптән түгел бүтән төркемдә яздым мин язмышымны. Әрнүләремне яңарту булды ул. Бәлки, монда утыручылвр да укыгандыр)
Телефоннар юк әле ул вакытта.
Әниләргә кайттым, Камилә белән очраштык. Зөфәр ул вакыттан соң җиде елдан соң гына өйләнгән. Калганын сорамадым...
Ә икенче елның җәе безне очраштырды!
Җәй көне курсларга бардым. Бауманда йөргәндә шунда килгән ике укытучыны теге кибеткә кереп чыгарга чакырдым. Кибете бүтән, әмма теге коктейль почмагы калган.
Коктейль-кольцоны алып , өстәл артына бастык.
Таныш тавыш колагыма түгел, миемә үтеп кергән кебек булды.
Күрше өстәл артында икәү...
Хатыны авырлы иде. Шундый чибәр, шат, тыныч. Аның хатыны шуңдый булырга тиеш иде. Зөфәр мине соңрак күрде. Күзләр шул ук. Аларда сорау күрдем мин...
Шулай булмыйча мөмкин дә түгеллеген соңрак аңларсыз.
Тирә-ягыбызда дөнья кайный, ә без... "Язның унҗиденче мизгелен" искә төшерегез әле. Исаев белән Кэт кафеда. Күзләр диалогы. Бездә дә шундый халәт...
Ничә еллар күрмәгән күзләргә карап, мин Зөфәрнең бәхетенә шатланам. Янәшәмдәге ике юлдашым миңа сәерсенеп карый. Күземдә яшь...
- Без студент чакта монда гел керә идек... - дим.
Иптәшләрем аңладык дип баш селки.
Юк, алар аңларлык түгел иде шул...
Мин Зөфәрне башка күргәнем юк. Руфиясе белән кыз үстергәннәрен генә ишеттем.
Тормышымда хәлиткеч роль уйнаган нәрсәне дә белдем.
Камилә белән Илгиз өй туена чакырдылар. Үзем генә бардым. Бөтен нәрсә гадәттәгечә. Әкрен бию куйгач, Илгиз мине чакырды. Шактый салып алган Илгиз торган саен кызып, искеләрне кузгатты:
- Син Зөфәрнең күпме бәргәләнгәнен беләсеңме? Мин булсам, ул арада йөз өйләнгән булыр идем. Ул бит җиде ел читтә, берүзе. Ник соң син Гөлиягә кияүгә чыгам дип әйттең?
Илгизнең йомарлап тоткан кулыннан беләгемне алам.
- Нинди Гөлия? Кайчан?
- Син минем балдызга әйткәнсең бит, шул авылга кияүгә чыгам дип. Без Зөфәр белән кайткач әйтте Гөлия. Без бит кайттык Зөфәр белән. Син тегендә эшли идең.
Илгиз яныннан китеп, уйларымны тәртипкә салам Әйе шул, анда эшли идем. Әле Зөфәр белән аралашмаганыма ике генә ай иде.
Гөлиянең апасының туган көнендә, туенда Зөфәргә аерым игьтибар күрсәтүе дә, кияүгә чыгуым турында бер сүз дә сөйләшмәвем дә, кияүгә чыккан кешем аннан соң ел ярымнан соң гына пәйда булуы - барысы берьюлы искә төште.
Һәм болар бер-берсе белән бәйләнгән булуын да аңладым...
Дөреслекне ишетү авыр булды.
Тик Илгиз сүзләре гомер буе менә шундый аерылуга бары үземне гаепләүгә нокта куйды. Бу турыда Илгизгә әйтимме әллә дигән уй да башыма килде. Тик Зөфәргә бу нәрсә бирер иде?
Буталган язмышлар төзәлми. Үкенүләр булып, яралар кузгалмасын.
Ул бәхетле бүген. Мин дә бәхетле, тормышымда Зөфәрле, чәнечкесез розалы бәллүр кебек сөюле язым булуы белән бәхетле...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11