шушы вакытлар иде, эштән кайткач, минәйтәм бакча артын җыештырыйм әле диеп чыктым, тырнавычны карасам сабы сынган. Ирем Казанда, абыйсына квартирага ремонт ясаша. Кереп киттем күрше абыйга. Тырнавыч сабы ясатырга. Керсәм тавыш! Ул кычкырышалар! Күрше абый хатынын өйдән куа.
-32 ел яшәп туйдым синнән! Мыш-мыш һаман өйдә! Һаман шул ашарга пешерү, идән юу! Борынгы заман халатыңны киясең дә, туйдырдың! Бар әнә Казанга, балаларга барып кунак булып кайт! Колагым тыныч, күзем бераз ял итәр! Әнә иртәнге Буа автобусына утыр да элдер, озаграк тор, монда мышылдап йөгереп кайтма! Күзеңне тондырып! - дип кычкырды. Хатыны елап җибәрде. Мин кысылмадым, тырнавыч сабын ясап бир әле дигәч, күрше абый артка сараена чыгып китте. Мин хатынына әйттем, саргайт, тиз генә кайтма дидем. Мескен елый инде.
Ярар икенче көнне киткән. Күрше абый ике көн өеннән дә чыкмады. Хатыны миңа шалтыратып белешеп тора.Өченче көнне ирем кайтты, кич аш ашап утырабыз. Күрше абый керде. Ай-яй тәмле ис таралган ди. Аңа да аш салып бирдем. Йотлыгып ашады. Икенче көнне тагын кергән. Салат ясап куйдым иде, өстәлдә балык бар иде, тагын ризыклар куйдым, утырып ашады, чәй эчте. Хатынын сөйли башлады.
-Теге заразы Казанда батты, кайтмый. Монда мин ач ятам, кайтмый. Бүген кайткан бул ачтан үләм, кибеттән алып кайтам, кыяр помидор, колбаса белән тамак туямы, кайнар аш, второй кирәк дим..Син мине куып җибәрдең ди. Ничек куып җибәргәнмен шулай кайткан бул, ике көн срок бирәм, кайтмасам, башка хатын алып кайтам, дип куркыттым, - ди күрше абый.
Ике, өч көн узды, хатыны юк. Ул котыра, миннән хатыны сорый минеке нишли ди. Минәйтәм котырына, ялгызлык туйдырды. Хатыны көлә, тилмерсен әле бераз ди. Шуннан соң ике көннән соң гына кайтты хатыны. Синең аркада ашказаным бетте, дип юхаланып кына тора ди. Мин кергән идем, ул күрше абый мыеклары белән батып итле шулпа ашап утыра. Хатыннарсыз дөнья ашсыз икән ди.
Шуннан бирле өйдән кумады ди хатыны.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 40
Қатыныңдың қәзерен белмәсәң .
Асыққанда ғына қатын кәрәк икән ә?хороший урок .