Әтием һәм аның әнисе, безне үстерешкән әбием.
Күпне күргән әби: 10- 11 яшьлек баланың 21нче ел ачлыгы бик үзәгенә үтеп калган. Аннан соң да күп балалы гаиләдә беренчесе булганга авырлыклар күбрәк аның җилкәсенә төшкән. Кияүгә чыккач авылда яшәүләре бик авыр булганга мәрхүм ире белән Урта Азия якларына чыгып киткәннәр. Әбинең Коръән укып багышлаганда авырып үлгән ике баласын да читтә күмеп калдырганын белә идек.
Авылга әйләнеп кайткач озак яшәми алар: илдә сугыш башлана. Әби кайнанасы мәрхүмә Таифә әбети белән тагын шул кечкенә генә өйдә калалар.
Мәрхүм бабай сугышка әбинең йөрәк астында дүртенче баласын йөрткәнен белеп киткәнме, юкмы икәнен хәзер инде беркем дә ачык кына әйтә алмый.
Әби авыр елларны исенә алып сөйләргә яратмады. Шулай да 9 Май бәйрәме көннәрендә, әллә күңеле тулып, теле чишелгән чаклары булгалады. Военкоматтан кәгазь китергәч иң беренче борчу - юлга өстенә нәрсәләр киеп китергә, дип кайгыра алар. Сугыш җиренә барып җиткәч бирерләр әле, ялан өс йөртмәсләр, ди бабай өйдәгеләрне тынычландырырга теләп. Шулай да ирен иске кием белән юлга чыгарып җибәрми әби. Өйдә булган йомшак киндердән күн итек киерлек итеп тар балаклы чалбар( әби аны авылча гади иттереп ыштан, дия иде) тегә. Рәхәтләнеп биленә куярга резинкалары да булмый бит заманында. Калын билбау ясый әби мескенем. Шул билбау белән бәйләп куярсың, дип бабайның биштәренә алмашка ыштан куя. Әле тагын киндер күлмәк тә ясый. Юешләнсәң алмашка булыр дидем инде кызым. Әртилдә теккән күлмәк безнең ишеләргә тимәде, дип сөйләгәннәрен хәтерлим. Менә болар кисәк-кисәк әби сөйләгәннәрдән бабайны сугышка озату хәтирәсе.
-Кызым авылдан атлар белән чыгып киттеләр. Ә аннан ничек киткәннәрдер аеысын инде белмибез. Кемнәрдер килеп алдылар, үзебезнең авыллар да озата китмәде шул. Сорашып та булмады, - дип әлләничә бер әйтеп куя иде мәрхүмә. Аннан ирләрен сугышка озаткан тол хатыннар ул заманнарда авыл алдында да ике төркемгә бүленеп йөрделәр: ирләрен көткәннәр һәм иреннән кара кәгазь килгәч кияүгә китүчеләр төркеменә.
Әби әтине тапканнар соң бер язда иренең улын күрергә кайту хәтирәсен дә исенә алганы булды. Аны да теләр теләмәс кенә сөйләде мәрхүмә. Без:
-Әби, бабай ниндиерәк соң иде ул? Әтине бер дә күргәне булмадымы, - дип аптыраткач:
-Булды кызым, бер тапкыр әтиегез тугач кайтып китте мәрхүм җан. Бик ябыккан иде. Ишекне ачкач өстендә яхшы солдат киеме күргәч сөенепләр куйганым хәтердә. Әтиегез бишектә яткан иде. Кулына алып сөйде. Бибигайшә, син бу баланы исән-сау үстер инде. Кем белә, без исән сау кайта алмасак, ир бала, сине караучы ул булыр. Зинхар улыбызны кеше бусагаларыннан йөртмә, үтенәм,-диде җаныем, диәби.
Яшьли тол калган ире намусын саклап, әтине кеше бусагаларыннан йөртмәве белән әби гомер буе горурланып яшәде. Әти үскәндә дә тормышлар җиңел булмаган. Әнисе көне-көне белән соңгы телемне улына гына сузган чаклары да күп булган аларның. Ә без, кечкенә булсак та әби белән әтинең бер-берсенә булган чиксез якынлыгын тоеп үстек. Әти әбине хөрмәт итеп яшәде. Чын ир - ат холкы иде әтидә. Әни, хатын, балалар: аның чиксез мәхәббәте барыбызны да җылытты, саклады.
Әти дә, әби инде бүген якты дөньяда юк. Әниебез әле исән сау, Аллага шөкер.
Бу фотода без әти белән әби төзегән йорт алдында. Абый армиядә булганда анарга истәлек итеп җибәрергә төшкән идек. Уртада әбиебез Бибигайшә, ә кырыйда елмаеп торучы әти һәм әнинең бер ягында әни. Алар янында без - балалар. Менә шундый истәлек. Сугышчы оныклары истәлеге.
Наилә Насыйбуллина (Хәсибҗанова).
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 14