Марат Хисамович икенче көнне үк эшенә барып отпуск алып кайтты. Озакка сузмый дәваханәгә керсә, бәлки бу чирдән арынып та булыр. Эш үлгәч тә бетми. Болай да эш дип, күпме гомер үткән. Тагын күпме яшисе калганын кем белә? 2 көн өендә тынычлап торырга да, җомга көнне дәваханәгә барырга булды ул. Эштән кайткач та, гармунын кулына алды. Сагындырган гармуны, кайчаннан бирле рәхәтләнеп уйнаганы юк. Фаягөл әле эштә, өйдә үзе генә, бар күңелен биреп сәгатьләр буе гармун тартып, җырлап утырды ул. Ничек яшәгән соң ул соңгы вакытта гармун уйнамыйча? Кайчандыр аның өчен гармун уйнамаган көн заяга үткән көн дип санала иде бит. Күпме гомер зая үткән... Әйтерсең лә ул соңгы вакытта уйнамаган көннәре өчен дә, дәваханәдә уйный алмаячак көннәре өчен дә бүген җыеп уйный. Күңелен бушатып, моң агылды. Шул моңга кушылып, Маратның күзләреннән елга булып яшь акты. "Ир-егет була торып, тормыш сынаулары алдында башыңны иеп елап утыр инде!" дип битәрләде ул үзен, әмма күз яшьләре рөхсәтсез-нисез акты да акты. "Фаягөл кайтуга елап утырмыйм инде", дип үзен кулга алып, гармунын кире урына куйды. Күңелендә нидер кузгалган кебек булды. Әйтерсең лә, аның йөрәге еллар буе боз астында яшәгән дә, менә хәзер эри башлаган. Күңеле нечкәреп, үзе йомшарып китте Марат.
Фаягөл дә, кайткач, ирендә булган үзгәрешләрне сизми калмады. "Әйтмәсәм дә, сизенә инде ул чиренең никадәр көчле икәнен, әнә ничек борчыла", дип уйлады хатын. Үзенең дә уйлары бүген Марат тирәсеннән китмәде. Нишләргә? Ничек ярдәм итәргә? Ничек бу коточкыч авыруның ятьмәләреннән йолып алырга ирен? Әле бит яшисе дә яшисе аларга икәүләп. Балаларның уңышларына сөенеп, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итеп, оныкларны сөеп, бергә-бергә картлыкны каршыларбыз дип көткәндә, бу чир хыялларны челпәрәмә китермәкче. Нигә болай булды соң әле? Моңа тиклем аларның тормышы җай гына бара иде бит. Яратып өйләнештеләр, хәтта Фаягөлнең усал әтисе дә аларның мәхәббәте алдында көчсез икәнен аңлап, яшьләргә юл куйды. Берсеннән берсе матур балалар алып кайттылар. Марат гаилә өчен бөтенесен дә эшләде, яшьлектә балалар, үз өйләре, яхшы машина турында хыяллансалар, бүген боларның барысы да бар. Гомере буе җыйган шушы мал-мөлкәтен, алма кебек хатынын, балаларын калдырып, Марат бу дөньядан китеп барса, Фаягөл ничек яшәр? Аның өчен кояш сүнгән кебек булачак бит, тормышның мәгънәсе бетә. Моңа тиклем тормыш йөген бергә тарттылар, Фаягөл үзе генә калса, кемгә таяныр? Балаларның үз тормышы, алар монда җае чыкканда гына кайталар. Туктале, нигә мин Маратны вакытыннан алда гүргә кертәм соң әле, бәлки бу чирне җиңеп чыга алырбыз, булган акчаны тотынып, таныш-белешләрне кузгатып, бәлки җаен табып булыр. Өметне сүндермәскә кирәк, гүрдән генә чыгып булмый, Марат әле исән, барысы да яхшы булыр әле, Аллаһы боерса. Маратны да канатландырып торырга кирәк, төшенкелеккә бирелмәсен, үз-үзенә ышансын, медицина бер нәрсә, чирле кешенең яшәүгә өмете зур булырга тиеш, шул очракта гына дәвалануның файдасы була, дип уйлады хатын.
- Карале, Марат, беләсеңме, бүген нәрсә уйлап тордым. Ел ярымнан синең 60 яшьлек юбилеең бит. Әйдә шуны Уфаның берәр зур ресторанында үткәрәбез. 55 яшеңне үткәргәндә үзебезнең район кафесында әллә ничек кысанрак булган иде. Казаннан артистлар чакырырбыз. Искәндәрнең танышлары күп, ул сөйләшер, - дип, иренең уйларын чиреннән ераккарак күчерергә уйлады Фаягөл.
- 60 яшькә чаклы яши алсам, һичшиксез шулай итәрбез, - дип елмайды Марат. - Аңа тиклем яшәргә кирәк бит әле. Бу чир белән булыр микән?
- Илшат Шәрипович дәваланырга кирәк диде бит. Менә күрерсең, файдасы булыр әле. Үтә торган чир булсын, - диде Фаягөл.
- Шулай була күрсен. Башыма әллә нинди уйлар килә. Җомга көнне ятарга барам инде. Бер дә үләсе килми бит.
- Нинди үлем сөйлисең әле бу яшьтә? Бу уйларыңны ераккарак ку. Мине япь-яшь килеш берүземне ташлап китәр идеңме әллә? Синсез бу дала хәтле өйдә берүзем нишлим мин? Андый уйлар уйламале син. Авырган кешегә табиплар ярдәмен көтеп кенә утырырга кирәк түгел, үзенең күңелендә яшәү көчен булдырырга кирәк. Син тормышка ябышмасаң, сине бернинди табип та коткара алмаячак. Үзеңнән, ниләр уйлавыңнан бик күп нәрсә тора. Шуңа күрә начар уйларны башыңа алма.
- Мондый чирләр белән очрашкан булмагач, башка үзеннән үзе әллә нинди уйлар керә шул - диде Марат.
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 10