(Ахыры. Башы алдагы көннәрдә куелды)
Бер бидрә сөт саудым, дип язган минем булачак ир.
Берүзе яши, беркайчан да өйләнмәгән. Балалары юк.
Безнеңчә сөйли, минем туган яктан микән ни, дигән сорау баш миемдә.
Түзмәдем, сорадым!
Күрше районнан булып чыкты.
Нинди акыллы ир-ат, җитмәсә бик эшчән дә,дип нәтиҗә ясадымда... hәм аны онытып тордым бер-ике айга.
Икенче ир-ат белән мавыгу көчле иде шул мәлдә.
Рөстәм Алманиядан яза.
Инде хыялый баш, Рөстәм янына китеп
немецлар арасында, цивилизацияда яшәгәнемне күз алдына китерәм.
Рөстәм кәртинкә кебек матур, акыллы, игътибарлы, очкычлар ремонтлый.... Октябрь аенда Сабантуйга чакыра.
Ышанмадым. Сабантуйлар бит көз көне түгел, җәй була, дип ышанмаучылык белдердем.
Ачулырак әйтеп ташладым ахрысы, бик үкендем соңыннан.
Нәрсә язса да, ничектер ышанмый башладым Рөстәмгә.
Аның уенда бәлки өйләнү булмагандыр, аралашасы килгәндер, сагынуын басалмыйдыр туган якларга.
Рәсәйдән чыгып киткән бит инде гаиләсе белән. Аерым яшибез дип ышандыра.
Тагын шикләнәм.
Бер- ике көн язмый торган идем, ул бөтенләй юкка чыкты....
Ходай Тәгалә үзе эшкәртте, Аллага шөкер.
Көне буе эштә аяк өсте. Утырып дәрес бирә алмыйм, hәрбер балага аңлатырга кирәк, төгәл фәннәр авыр бирелә балаларга.
Балалар саны күп сыйныфларда.
Эштән кайткач, бераз аякларны ял иттереп, социаль челтәрләргә
кереп китәм кайчагында дөньямны онытып...
Тагын минем булачак ир утыра ул челтәрләрдә....
Ул миннән нәрсәдер сорады, төгәл исемдә түгел (минем күңел китек Рөстәмне югалтудан).
Мин җавап кайтармадым.
Мин хәтта ачып карамаганмын...
Ә ул язган да язган.
,,Җавап юк,..
Җавап юк...
Җавап юк, диеп әллә ничә мәртәбә язган.
Шунда ничектер әдәпсез күренәсем килмәде.
Гафу үтенеп ,,ашарга пешерә идем,, диеп җаваплаганым истә.
Шулай булачак ирем белән тузга язмаганнардан башлап бөек материяләргә тиклем әңгәмә корып, бу кешенең дөньяга җитди карашын, масаймаганын, гадилеген аңлап алдым.
Ә бит ул җитәкче кеше, районда билгеле кеше!
Укучым, шушы жирдә мин язмаларымны туктатыйм.
Минем кем икәнемне аңлаячаклар, бөтенләй ук ,,чишенү,, кирәкмәс халык алдында.
Ә язмамның сәбәбе шул: көчем-акылым җитәр микән... Язмышым минем кешеләрчә түгел, бик кызыклы.
Иманым камил, Алла бирса китап язармын. Бәлкем ул психологик -педагогик язмалар , ата-аналарга тәрбия темасына ярдәмлек булыр?!
Укучылар кабул итәр микән язмаларымны. дигән сорау бораулый мине.
Мин бит төгәл фәннәр укыттым.
Татарча бер дәрес тә үз гомеремдә алмадым.
Миңа әти-әни теле тәмле, зәвыклы, рәхәт тоела.
Үз телемдә сөйләшәсе,аралашасы килгән ихтыяҗым зур.
Аралашу бит гомерне озайта!
Иң мөhиме - шуны әйтәсе килгән иде:
кызлар-егетләр, ханымнар, ир солтаннары!
Эзләгез -табыгыз (сайтларда булса да) бергә булыгыз, мәхәббәт өчен көрәшегез,
безнең гаилә кебек бәхетле булыгыз!! Амин.Амин.Амин.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6