Предыдущая публикация
Татар теле, нинди бай син, нинди саф.
Нинди аһәң синдә, нинди яңгыраш!
Иң нечкә хисләрне дә аңлатасың,
Күңелләрдә горурлык уятасың!
Сокланабыз синең камиллегеңә,
Борчылабыз синең киләчәгеңә!
Милләтнең төп билгесе бит тел генә,
Тел-рухи мирас тупланган хәзинә!
Иң моңсу җыр иткәнгә сине Тукай,
"И, туган телне"...хиссез җырлап булмай...
Авырлашса да язмышың, яшә, түз.
Бергә булсак, без тарихтан "Китмәбез!"
Хафиз Галиев
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1
Үтте безнең матур балачак
Ничек онытасың Шүрәлене
Былтыры да истә калачак.
Туган телне ятлап үстек бергә
Мәктәпләрдә аны җырладык
Биек Тукай шигырьләре безне
Тормыш юлларына чыгарды.
Яшьлегебез үтеп картлык килде
Сизмәдек тә еллар үткәнен
Балалар да үсте Тукай белән
Оныклар сөйли Туган телне.
Биек Тукай язган шигырьләрне
Онытмыйча яшик дөньяда
Алар безгә яшәү көчен бирә
Йөрәгебез булсын Тукайда.
Үз телебез ,Тукай теле белән
Җырлар, җырлап үтик тормышны
Әти- әниләрнең теле бит ул
Онытмыйча яшик без шуны.
26.04.2024.
Нурислам Фазуллин.