Мин моны беркемгә дә сөйли алмыйм... Бу минем үзем белгән, үзем әрнегән генә авыртуым... Бала ярасы, бала әрнүе...
Мин ике бала анасы. Ике баламны кадерләп үстереп олы тормыш юлына чыгарган гаилә без... Һәркем шикелле, бәхетле булсын, уңышлар юлдаш булсын, яхшы кешеләр очрасын дип, җан аткан, теләкләр теләгән... Кадерләгән, яраткан, иң иң, дип кенә торган... Тик тормыш бит без дигәнчә генә түгел... Кадерләп үстергән кызым, бик яратып чыгам, әни миңа беркем дә кирәкми, дисә дә әллә нәрсә бәхете булмады. Аерылды, без инде аңа терәк, юаныч булырга тырыштык. Язмыш, диеп юаттык, яныбызда булыштык. Ә шулай да аның өчен бик бик авыр булды аерылышулар. Күршеләренә чыгып яшәде, ә кайтам, дип әйтергә уңайсызланып. Күршеләрдән барып алдык без аны. Әни, зинхар аларга кереп бернәрсә дә алмагыз, диде киткәндә. Бернәрсә дә алмадык, нәрсә теләде шулай эшләдек. Керәсе килмәдеме, әйбер алып йөрделәр дип әйттерәсе килмәдеме, белмибез.
Ярар, инде яралар азрак юылып бара димен. Сөйләшә башлады.
Ә бер көнне киленемнең әнисе, кодагый безне үзенә дәшә... Ул күпмедән бирле килегнз, килегнз, сөйләшербез, дип чакыра иде. Минем дә, кызның да чыгып китәсе килмәде. Мин әйтәм кодагый все таки, әйдә, яхшы түгел, олы кеше, димен. Шулай итеп барып кайтыйк, дидек.
Ярый шулай күрештек, күчтәнәчләр алып бардым, каршы алды. Килеп керү белән кызга ябышты. И, балакаем, нәрсә генә булды соң, фәлән ди, тегән ди. Кызым күземә карый, мин әйтәм ярый кодагый димен. Кирәкми инде, язмыштыр, дигән булам. Бераз сөйләшкән булдык,мин китергә генә карадым. Ул да булмады, бу спальнясыннан кызымның никахында каенанасы өләшкән юрганны күтәреп чыкты.
-Шушы юрганны күргән саен кодагыйны искә алам. Бигрәк матур истәлек бит. Исем китеп кайттым бит. Ярашырсыз әле, хәзер моны ничек ябынырга инде, ди. Кызым елап ук җибәрде.
Чыктым да киттем. Әйдә, киттек, дидем кызга. Юри эшли бит ул моны мәгънәсез. Кайткач телефоннан әйттем, барысын да. Йөрәгемә тигән нәрсәләрне. Менә шуның белән хәзер ничек сөйләшергә, улым алдында мин нинди начар кеше инде. Кешеләр бу кадәр мәгънәсез булмагыз инде, мин шулай дим.
К. Апагыз.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 80
Нэфрэткэ чумган