Балачак эзләре буйлап, повесть
Икенче бүлек, 3-нче өлеше
Маҗаралар белән бәйле бу урыннан Ык елгасы буйлап өскәрәк күтәрелсәк, авылыбыз әрәмәлеге Чәчаганакка барып чыгасың. Авылдан читтәрәк булганга, шомырт, балан кебек “әрәмә җимешләрен” җыярга бирегә гадәттә олылар белән килә идек. Авылда иң күңелле вакытлар - ул печән өсте. Чәчаганакта әткәйләр чапкан печәнне тырмалар белән әйләндерәбез, киптерәбез дә уртача зурлыктагы чүмәләләр куябыз. Эх, дусларым, хуш исле чүмәлә төбендә төрле үләннәр салып эчкән чәйләрнең тәмлелеген белсәгез сез! Мин аны мәңгегә онытасым юк! Андый чәйләрне дөньяның башка бер генә почмагында да таба алмассың шул!
Печәнне без әткәйләр белән Чәчаганактан ерак булмаган Абдрахман авылына җитәрәк, аңа бара торган юл буендагы Мортаза чокырында да шактый күп җыйдык. Элек бу чокыр миңа галәмәт зур булып күренә, ә анда чапкан печән бигрәк тә хуш исле тоела иде. Бүгенге көндә Чәчаганакка кермәле түгел, аны куе агач-куак, биек үлән баскан. Хәзер авылда мал-туар тотмыйлар, печән әзерләмиләр. Әрәмәлек үз көенә яшәп ята. Анда соңгы елларда елан күп итеп үрчегән, кабан дуңгызлары шактый ишәйгән, дип сөйли авылдашлар. Хәтта еланнан зарар күрүчеләр дә булган. Безнең балачактагы Мортаза чокырының да исеме генә калган. Бүген ул куе үлән баскан чокыр түгел, күбрәк ерганакны хәтерләтә.
Ә инде мин алда язып үткән “кышкы су коену” маҗаралары булып үткән җирдән Ык буйлап бераз аскарак төшсәк, агач басма турысына килеп чыгасың. Авылның ул вакытлардагы бердәнбер кибете яныннан төшеп, Кандыз елгасын такта басма аша кичәсең, аннары болын буйлап бераз барасың да, Ык аша салынган шушы басмага тап буласың. Язгы ташу ел саен басманы агызып китә, ел саен авыл агайлары, елга суы бераз утыргач, яңасын салып куялар иде. Шушы агач басма аша Ыкның икенче ярындагы башкорт әрәмәсенә яше дә, карты да бөрлегән, шомырт, гөлҗимеш, балан, колмак җыярга еш йөри иде. Анда безгә дә, башкорт дусларга да бөтенесе җитә, тик җыярга гына иренмә. Безнең якларда урманнар киселеп беткән, шуңа күрә утын белән дә әрәмәлек тәэмин итеп тора иде. Ни үкенеч, Чәчаганак кебек, биредә дә хәзер йөрүче кеше юк, тир-якны шул ук агач-куак, биек үлән баскан. Анда теләсәң дә кермәле түгел. Ык аша салына торган басманы төзүче инде күптән юк икән.
Елга агымы буйлап тагын бераз аскарак төшик. Бу урында Ык ничектер киңәеп киткәндәй тоела. Аның урта бер җирендә бик горур кыяфәттә утырган утраучыкны күрергә мөмкин. Монда гомер-гомергә үлән котырып үсә, җитмәсә, ул бик сусыл, малкайлар аны бик яратып ашый иде.”Мулла колагы” дип аталган бу җирнең тирә - ягында тирән су, шуңа күрә авыл агайлары печән чабарга монда көймә белән керәләр, чапкан печәнне дә шул көймә белән ташыйлар иде.
Сәяхәтебезне елга буйлап аның түбән өлешенә таба дәвам итик. “Мулла колагыннан” китеп, бераз баргач, елга агышы бераз үзгәрә, авылыбыздан “чыгып килүче” Кандыз елгасы белән кушыла. Бу Ык белән Кандыз кушылган тамакта балык бик күп була торган иде. Анда аның ниндие генә юк! Безнең күрше Габдулла абзый - оста балыкчы. Ул бик иртә, таң беленер-беленмәс вакытта, көтү киткәнче без, яшь кызлар, Кандызга көянтә-чиләкләр белән суга барырга чыкканда, кармагын алып, озын кунычлы резин итек киеп, балык тотарга дип китеп барыр иде. Габдулла абзый җәен дә тоткан икән дип сөйләгәннәре исемдә калган. Җәенен күрмәдем күрүен, әмма балык белән шыплап тулган чиләге бүгенгәчә күз алдымда тора.
Аръяк урамы башындагы Кандыз елгасы аша салынган күперне чыгып, Абдрахман юлы буйлап бераз баргач, юлның уң ягында элеккеге сарык фермалары, аннан колхозның машина-трактор мастерскойларын үтеп, Аргыш тавына килеп чыгасың. Бу тауда авылдашлар гомер-гомергә арыш иккән. Монда җирләр шактый уңдырышлы. Туган җиркәебез авыл хезмәтчәннәренә уңышны мул итеп биргән. Бу хәзер дә шулай. Ә менә элек шаулап үскән Каенлыкны инде сагынып искә алырга гына калган. Агачлары киселгән, без элек яратып җыйган каен җиләгенә килүчеләр дә бик сирәк.
Без үскәндә әнкәйләр күп итеп каз үрчетәләр иде. Безнең ике ана казга утызлап бәбкә чыга торган булды. Без, бала-чага, гадәт буенча, яңа чыккан бәбкәләрне ата каз, ана казлар белән бергә болында ¬- Кылы буенда саклый идек. Кылы буе дип аталганы - Аръяк урамының бакча артлары белән колхозның дуңгыз фермалары арасындагы яшел үзәнлек. Анда агачлар үсми, куаклар да юк. Ә менә ефәк кебек йомшак һәм ямь-яшел бәбкә үләне мул булып үсә иде.Ул бик тәмле, бик сусыл булгандырмы, бәбкәләр дә, олы казлар да бик яратып ашый иделәр. Шунда ук казык кагып, бау белән беркетелгән яшь бозаулар яшел чирәм чемченеп йөриләр. Бу вакытлар безгә, бала-чагага, үзенә күрә бер тормыш мәктәбе булды. Монда һәркемнең үз урыны бар. Минем урын Аръяк урамында көнбагыш үстереп сатучы “Көнбагыш әби” – Гайникамал әбекәйнең бакчасы артында иде. Монда күренеш искитмәле матур. Әбекәйнең көнбагышлары башкайларын якты кояшка суза-суза, ерактан ук елмаеп, нурларын сибеп торалар иде.
Көн буена җәйге челләдә бәбкә саклыйбыз, аларны ашатып, эчертеп алабыз, шунда ук уйнарга да өлгерәбез. Лапта уены, сызыклы - яратып уйный торган уеннарыбыз иде. Туп белән бик уйнап булмый, никтер аны ата казның җене сөйми иде. Туп күрү белән шунда ук ысылдый башлый, газиз бәбкәләренә тияләр дип уйлагандыр инде, күрәсең. Шуңа күрә без яратып уйнаган “вышибалы” уенын каз бәбкәләре төштән соң әнкәләре тирәсендә кунаклагач, читкәрәк китеп уйнап ала идек. Кояшның көйдергеч нурларыннан сакланыр өчен үзебезгә куышлар да ясап куя торган идек. Кем ничек булдыра, шулай ясый. Күбрәк агач таяк һәм такта кисәкләреннән чатыр кебегрәк нәрсә төзибез дә, өстенә әнкәйнең берәр иске паласын җәя идек. Робинзон Крузо куышыннан бер дә калышмый иде ул!
Көне буе ачык һавада эссе кояш астында бәбкә саклап ничек арылмаган икән?! Әле кояш баеп, көтү кайткач, бергәләшеп кичке уеннарга да чыга торган идек. Эх, кайда икән сез, ваемсыз һәм бәхетле мизгелләр?!
Каз бәбкәләре турында минем истә калган тагын бер хатирә бар. Ул көнне иртәдән үк болытлы иде. Кургашындай авыр болытлар этә-төртә авыл күген басып алды. Бер мәлгә бар дөнья караңгылыкка чумды, аннары күк күкрәде, яшен яшьнәде, коеп, чиләкләп яңгыр ява башлады. Күк гөмбәзе тишелдеме, яңгыр бик озак яуды. Билгеле инде, ул көнне барыбыз да мыштым гына өйләребездә утырдык. Әмма менә ... безнең ата казыбызның гына тик торасы килмәгән, күрәсең. Ул көндәгечә үзенең күп санлы токымын Кылы буена яшел чирәмгә алып чыгарга уйлаган. Каз халкының бәхетенә каршы, яңгыр алдыннан гына булып узган көчле җил сарай капкасын да, урам капкасын да ачык калдырган. Шуннан файдаланып, яңгыр бетү белән казларыбыз сәфәргә чыккан. Яңгыр туктады, болытлар таралышты, шул арада ялтырап кояш та күренде. Мин резин итегемне киеп ишегалдына аяк басканда, ата каз, ике ана каз һәм аларның утыз дүрт бәбкәсе инде Кандыз елгасы буенда иделәр. Без аңыбызга килеп, су буена чабып төшкәндә, көчле яңгырдан соң ярларыннан ташыган, тау елгалары кебек шаулап аккан Кандыз дәрьясында йодрык хәтле генә каз бәбкәләре, әткәй-әнкәләре артыннан калышмыйча йөзеп, елганың икенче ярына – Аръяк урамына таба җитеп киләләр иде. Ничек итеп җаныкайлар бу галәмәт су ташкынында агып китмәгәннәр дә, ничек исән калганнар?! Бу үзе бер могҗиза иде. Ярга чыгу белән ата казыбыз, зур гаскәр башлыгы кебек, үзенең армиясе белән туп-туры Кылы буена юнәлде. Элеккеге елларда Закир абзыйлар турысында Кандыз елгасы аша асылмалы тимер басма бар иде. Язгы ташу вакытында, җәйге көчле яңгырларда елга аша салынган агач басмаларны су агызып китә, ә Аръяк урамы башындагы күпергә су керә, шуңа күрә, асылмалы басма бу урам белән авылның үзәген тоташтыручы бердәнбер юл иде. Шул басма аша үтеп, болынга килеп җиткәндә, алдагы көннәрдә без куыш ясаган җирдә ана казлар газиз бәбкәләрен канат асларына җыйганнар. Ә ата каз? Ата каз бик җитди һәм горур кыяфәттә алар тирәсендә арлы-бирле йөренеп тора иде.
Аръяк урамы башында Кандыз елгасы аша салынган күпердән елга буйлап өскәрәк Яңа урам юнәлешендә барганда бала-чагаларның бик яратып су керә торган җире – “Кара яр” бар иде. Аның яры биек һәм, чыннан да, кара төстә иде. Шул ярдан бер генә Шалты малае да сикерми калмагандыр, мөгаен. Бу үзенә күрә бер егетлек иде. Су керә торган җире дә бик уңайлы, төрле тирәнлектә, шуңа күрә моннан бала-чага көн буе өзелмәде. Шук малайлар без чишенеп калдырган күлмәк, чалбарлардан “каз боты” ясыйлар иде. Киемнәрне тыгыз итеп төенлиләр, җитмәсә, өстенә елгадан бераз су да сипсәләр, мәңге чишәрмен димә! Кара ярның бер яры биек булса, икенче яры сөзәк һәм анда чиста, гәрәбәдәй сап-сары ком иде. Без шунда рәхәтләнеп кызынабыз, ә вак бала-чага комнан хан сарайлары ясап уйнап, мәш килә иде.
Кара ярдан елга буйлап тагын да өскәрәк менсәк, су тирәнәя. Монда зуррак егетләр ат йөздерергә төшәләр. Без, бала-чага, күз дә алмыйча, сокланып, аларга карап тора идек. Эх, малкайларның ничек матур итеп йөзүләрен күрсәгез сез! Бу искиткеч, әкияти мизгелләр әлегәчә күз алдымнан китми, искә төшкән саен күңелне җилкетеп, яктыртып тора. Балачак хәтирәләре...
Атларга мәхәббәт хисе минем шул кечкенә чактан ук башланды да инде. Беренче классны бетергән елым. Әткәй, Казанга баргач, бер кочак китап алып кайтты. Алар арасында ниндиләре генә юк! Миңа иң ошаганы - Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар”ы булды. Төрле рәсем-иллюстрацияләр белән бизәлгән, ә үзенең эчтәлеге! Китапны укып чыкач, бахбайны кызганып, үкси-үкси елаганым бүгенгедәй хәтердә.
Ат минем тормышымда шактый зур урын алды. Әткәйләре атлы эштә эшләүче күрше кыз-малайларга мин кызыгып карый идем, чөнки әтиләре ат белән бара, ат белән кайта. Балалар теләгән вакытта әткәйләре белән атта утырып йөри ала иде.
Бераз үсә төшкәч, мин дә ат җигәргә өйрәндем. Өй сыларга балчык басар өчен карьердан кызыл балчык һәм болыннан ат тизәге җыеп алып кайтырга колхоздан җигүле ат сорап тора идек. Ул балчык басу үзенә бер тамаша. Алып кайткан кызыл балчыкка ат тизәге һәм бераз су кушабыз да, ялан аяклар белән шушы боламыкта йөреп, лач-лач таптыйбыз. Кемдер ара-тирә су салып тора, көрәк белән измәнең астын өскә әйләндерә. Ә без таптыйбыз да таптыйбыз. Менә, ниһаять, измә бертөрле куе каймак халәтенә җитә. Бу инде баскан балчык-измә әзер, өйне сылый башларга мөмкин дигән сүз. Хәзер генә ул йортларны төрле синтетик төзелеш материаллары белән тышлап куялар да, шуның белән эш бетә. Ә безнең заманда башкачарак иде: өйдән җылы чыкмасын өчен тышкы бүрәнәләр арасына шул балчык-измәне дыңгычлап тутырабыз да, кулны суга манчып, уч төбе белән кырый-кырыйларын тигезлибез, артык калганын кире чиләккә салабыз. Ике-өч көн кипкәннән соң, акбур белән агартып куябыз. Менә шуннан соң өебез кунак өе кебек ерактан елмаеп, балкып тора башлый. Авылдагы яхшы хуҗабикәләр мунча һәм абзарларны да шулай ялт иттереп куялар иде, шуңа күрәдер дә инде татар авылларында йортлар, каралты-кура якты нур сирпеп, күңелгә ямь биреп тора.
Безнең балачак хәтеренә уелып калган тагын бер әйбер бар - ул калып басу. Авылыбыз тирәсендә урманнар күптән киселеп беткән, мичкә ягарга утын юк, шуңа күрә “ягулыкны” халык үзе ясый иде. Моның өчен башта салам, кипкән сыер тизәге һәм судан торган измә ясыйсың. Шуларны кушып болгатабыз, аннары, без, бала-чага, өй сылау өчен измә ясагандагы кебек, яланаяк килеш кат-кат таптыйбыз. Кызлар күлмәк итәкләрен тезгә кадәр күтәрә, малайлар чалбар балакларын тезгә кадәр сызгана иде. Ул вакытларда әле шортиклар юк иде шул. Измә куе каймаксыман булгач, “калып басуга “ керешә идек. Калып - тактадан ясалган ике бүлемтекле тартманы хәтерләткән форма. Ул, яшеңә карап, төрле зурлыкта була. Менә шул калыпка әзер измәне дыңгычлап тутырасың, уч төбе белән тигезлисең. Измә калып өстенә чыкмаска тиеш! Аннан читкәрәк китеп, калыпны әйләндереп саласың. Монда бик зур осталык сорала. Әгәр дөрес эшләмәсәң, калыпны алганнан соң билгеле бер формага кергән измә таралып китәргә мөмкин һәм аны яңадан кабатларга кирәк. Ә бу - өстәмә вакыт дигән сүз. Ул арада иптәшләрең сине узып китәргә мөмкин. Калып рәвешен алган измә утын ярганнан соң килеп чыккан пүләннәрне хәтерләтә. Алар тигез, матур булырга тиеш, алай булмаса, яңадан эшләргә туры килә. Өй сыларга да, калып басарга да измәне дөрес ясауның әһәмияте зур, чөнки җиренә җиткереп эшләмәсәң, ул ярыла һәм сыйфаты бик түбән була. “Пүләннәрне” тигез рәтләргә салып чыгабыз, армиядәге солдатлар кебек бик төз, бик матур була алар. Әйләндергәләп, ике-өч көн киптергәннән соң, утын кебек өеп куябыз.
Калып басулар, гадәттә, өмә итеп ясала иде. Без, бала-чага, бу өмәләргә бик яратып, теләп йөри идек. Чөнки монда уен-көлке, шаяру, төрледән - төрле мәзәк сөйләүдән тирә-як яңгырап тора. Эш беткәч, кул-аякларны юып алгач, йорт хуҗасы безне өйләренә чәйгә чакыра яисә бакыр акча тарата иде. Калыпларыбызда измә шактый авыр, көне буе эшләп, эт булып арысак та, бездән дә бәхетлерәк балалар бар иде микән ул вакытларда! Калып басуның иң кызыгы Вәлиев Каюм абыйлар турысыннан Кандыз елгасына төшә торган тыкрыкта була торган иде. Аның урыны да уңайлы, елгага якын һәм, гадәттә, кеше күп җыела иде.
Калып белән ясалган “пүләннәр” бик яхшы яна. Кышкы ачы салкында, күз ачмаслык буранда өйдә җылы булсын өчен менә дигән “ягулык”! Соңрак авылга Ютазы тимер юл станциясеннән күмер брикетлар кайта башлады. Әкренләп калып басулар юкка чыкты, бары тик хәтердә генә истәлек булып уелып калды. Ә шулай да ул елларда күпме авыл халкын салкыннан саклады, өйләребезгә дә, күңелләребезгә дә җылылык бирде ул “пүләннәр”!
Ат белән бәйле тагын бер вакыйга турында язып китим әле. Без үскәндә он, көрпә бик чамалы булгандыр инде. Тавык-казларга болгау ясар өчен әнкәй ат тизәге җыярга җибәрә торган иде. Мин, гадәттә, авыл Советы атлары яшәгән конюшняга йөри идем. Кыш көне. Һава шактый суык. Якшәмбе көн булганлыктан, урамда кеше бик күренми. Ул конюшня без торган йорттан ерак түгел, өч-дүрт өй аркылы гына. Мин чиләгемне күтәреп, чыгып киттем, тик бик тиз әйләнеп кайттым, чөнки ат тизәкләре бер җирдә дә юк иде. Әнкәй әйтә: “Кызым, нишләрбез икән, тавыкларга ашатырга болгау кирәк. Мондый салкында ашамасалар, үләчәкләр бит. Син бераз гына булса да табып кайт инде”. Мин тагын чыгып киттем. Пешкән бәрәңгегә ат тизәге кушып ясалган болгауны кош-корт яратып ашый. Тавыкларның йомыркалары да зур, нык була, ватылмый иде.
Килеп җиттем. Ишегалдында кеше-кара күренми. Конюшняның ишекләрендә зур йозаклар эленеп тора. Димәк, атлар барысы да эчтә. Шулвакыт, көтмәгәндә, бер ат кешнәп куйды. Мин аны шунда ук танып алдым. Ул минем яраткан атым -Алмачуар иде. Мин бирегә сугылган саен аның янына якынрак килеп, бик озак сокланып карап тора идем. Сокланмаслык та түгел иде шул ул! Ат бик тә матур, яллары елкылдап тора, ә күзләре... күзләре кешенеке кебек, бик акыллы иделәр. Без шул күзләр белән генә аралаша идек, чөнки бик якын килергә ярамый, ул әллә колхоз, әллә авыл советы рәисен йөртүче ат иде. Хыялымда ничә тапкыр аны яратып, йомшак ялларыннан сыйпый идем. Гәрчә чуар төстә булмаса да, аңа Алмачуар дип исем бирдем. Галимҗан Ибраһимов әсәреннән алган тәэсир күңелдән чыкмаган иде әле.
Мин ат пошкырган якка чыктым. Конюшняның тәрәзәсе колхозның такта яргыч пилорамына карый иде. Гөнаһ шомлыгына, тәрәзәләр биек, буем җитми. Пилорамнан озынрак к утын пүләне алып килдем дә, һәр тәрәзәдән карап, Алмачуарны эзләдем. Өченчесендә маңгаем белән пыяла тәрәзәгә терәлгән идем, форточка хәтле генә тәрәзәсе ачылып китте. Шатлыгымнан кычкырып җибәрә яздым, каршымда минем Алмачуарым тора иде. Ничек аның белән күрешмисең инде? Чиләгемне күреп, минем монда икәнлегемне белмәсеннәр өчен, аны үзем белән эләктердем һәм тәрәзәдән атым янына кердем. Малкайларга печән салынган улакка басып, идәнгә төштем. Атым мине таныды. Аны шунда ук кочып алдым, бик йомшак, назлы итеп ялларыннан сыйпадым. Бераздан аңыма килеп, тирә-якка күз ташладым. Ат монда үзе генә икән, ә тирә-якта зур “күчтәнәч” - мин эзләп йөргән “тавыклар диетасы”. Монда андый “тауар” җитәрлек иде - кипкәне дә, яңалары да. Салкын булгач, бахбайларны тышкы утарга чыгармаганнар, шуңа күрә ат тизәген таба алмаганмын икән. Чиләгемне “трофей” белән тутырдым да, Алмачуар белән саубуллашып, шул ук тәрәзәдән чыгып та киттем. Билгеле, тәрәзәне бик әйбәтләп яптым. Белмәссең, я ачылып китәр, урамда кыш бит! Тизрәк шатландырыйм дип, атылып өйгә кайтып керсәм, әнкәй үзе өйдә юк. Ул вакытларда авылдагы медицина хезмәткәрләре алсыз-ялсыз эшлиләр иде. Баса башлаган ипиен калдырып, ашыгыч чакыру буенча авылның икенче башына авыруга ярдәм күрсәтергә киткән иде.
Дәвамы бар...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5
Беззә қалыплар менән тизәк баса инек .
Тик тизәкте кул буцында ,икешәр ат менән оло ағайлар бастыралар ине .
Ә иртән инде қыз -қырқын өмәгә тизәк һуғырға киләр инек .
Қалыптарзың узенә курә номерлары ла була торған ине .
Соқор қазыйщар ине шул соқорға балсық иң тәзә югереп -югереп басаһың һыу менән һуңынан инде ат тизәге қуша инек .
Был тик шымартыр өсөн ине .
Ә һылар өсөн иске һалам қуша торған инек .