Безне ,7-8 яшьлек ике малайны, җәйгелеккә әби белән бабайга илтеп куялар иде. Әби йомшак кеше,бабаебыз исә бик коры, каты кеше иде.
Бервакыт әби, безне бабайга калдырып каядыр китте.
Кич йокларга вакыт җитте , без һаман уйныйбыз,шаярабыз, йокламыйбыз.
Бабай әйтә, йоклагыз, иртән уятам, иртәнге аш сәгать тугызда ди.
Кая инде! Ярты төн үткәч кенә йоклап киткәнбез.
Иртән бабай уята,без торалмыйбыз. Унбердә генә уяндык. Ашаргаларны җыеп куйган, чолан йозакта:"Мин сезгә кич әйттем,сәгать тугызда ашыйбыз дип,йокларга кирәк иде, иртән уяттым-тормадыгыз"ди.
Ярый, ни эшлисең, тегеләй сугылдык, болай сугылдык та без әйтәбез, бабай без су буена киттек.
-Барыгыз, әбид бердә!-ди.
Без кайтканда сәгать ике булып киткән. Ашарга юк. Әбиебез әллә ничә ашата иде дә бит ...
-Кич җидедә ашыйбыз ,-диде бабай.
Су коенганнан соң эчтә ач бүреләр улый. Ризык чоланда, чолан бикле.
Тегеләй-болай йөреп, тыштагы базга төштек. Банка белән сары май тора, шуны бераз бармак белән чокып ашадык.
Кичке җидене калдыру юк. Без инде шып итеп өстәл артында утырабыз.
Бабай алга карабодай боткасы куя.
Мин ашый башлыйм, энекәш тәлинкәсен этә:-Мин мондыйны яратмыйм .-ди.
Бабай дәшми- нитми алдыннан тәлинкәсен ала башлый:
-Ашамасаң, иртән ашарсың... тугызда,-ди.
Энекәш тәлинкәгә ябыша:
-Бабай,ашыйм... ашыйм.
Иртән бабай бер дәшү белән, без инде өстәл артында идек.
Менә шундый бабай иде! Какмады-сукмады, акырмады-бакырмады. Тыңлаштык. 😊
Андрей Асковд.
Гөлфия Гаян тәрҗемәсе.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 19
Молодец, бабай!