Талак –1
Сөйләргә бик авыр булса да, мин дә үз тарихымын сөйләп карыйм әле. Эчтә барысын да җыю бик авыр. Безнең гаиләдә булган бу хәлләрнең барысын да минем тирә-күршеләрем, дусларым гына түгел, хәтта кайбер туганнарым да белми. Күңелле яңалыклар белән генә бүлешәсе рәхәт ул. Ә безгә соңгы елларда аның гел авырлары гына килә.
Хәзер барысын да тәртипләп сөйләп карыйм.
Мин кечкенәдән дини гаиләдә үстем. Әби-бабайларым да дин белән гомер иткәннәр, нәселебездә муллалар да байтак. Аллаһы Тәгаләне искә төшерергә ярамаган елларда да әтием белән әнием бөтен дини кануннарны саклап яшәделәр. Ул кануннарны безгә дә сеңдерделәр.
Яшьлек бит – башкаларга охшыйсы килә. Шул дулкынга ияреп, мин дә бер классташыма кияүгә чыктым. Ул гаилә диннән бик ерак иде. Миңа яулык бәйләргә дә рөхсәт булмады. Әмма иң авыры – бәйрәмнәрдә өстәлгә аракы куелу иде. Мин монысын бөтенләй кабул итә алмадым.
Шуңа күрә, безнең гаилә тормышы озакка сузылмады – мин ярты елдан ук аерылып кайттым. Әти белән әнинең сүзен аяк астына салырга ярамаганын да аңлап кайттым. Динсез гаиләдә яши алмаячаксың дип кат-кат әйткәннәр иде бит алар.
Булачак ирем дини кеше булырга тиешлеген инде яхшы белә идем. Шуңа күрә, әтием таныштырган кешегә ике дә уйламыйча кияүгә чыктым.
Матур гына яшәп киттек. Ике кызыбыз, бер улыбыз туды. Читләрдә дә яшәп кайттык. Аннан кире үзебезнең Татарстанга кайтып төпләндек.
Ирем авырып киткәндә олы кызыбызга 15 яшь иде. Үзенә куелган диагнозны беренче тапкыр ишетүгә ирем: «Миңа озак калмады инде», – диде. Яшәргә өмете дә, теләге дә булмаган кеше чир белән көрәшә аламени ул?
Ирем шунда ук урын өстенә менеп ятты. Аның гына түгел, минем дә тормышымдагы иң авыр 8 ай булды ул. Көннәр төнгә ялганды. Яныннан бер минутка да китмәскә тырыштым: ул йоклап киткән чакларда да уяу калдым.
Үләренә ике ай кала ирем сүз башлады:
– Галия кызыбызны кияүгә бирәбез. Мин аңа кеше таптым. Безнең кебек үк бик дини гаиләдән, – ди.
– Соң Галиягә 15 яшь кенә бит әле! Нинди кияүгә бирү турында сүз булсын? – дим.
– Мин инде сүз бирдем! – дип кырт кисте ул.
Иремнең гадәтен күптән беләм – ике тапкыр сөйләми ул. Әйткән икән – инде хәл иткән дигән сүз: аны башкача уйларга берничек тә күндерә алмыйсың. Әмма бу юлы мин дә тискәреләндем: кызымның язмышы турында сүз бара бит.
– 15 яшьлек баланы кем кияүгә бирә инде?! Борынгы заман түгел бит хәзер, – дип елыйм.
Сүз уңаеннан: бу хәлләр ун ел тирәсе элек булган хәлләр.
– Юк, сүземнән кире кайтмыйм! Мин моны беренче чиратта сине уйлап эшлим – мин тиздән үләм, өч бала белән каласың бит. Һичьюгы бер кайгың азрак булыр, – диде ул.
Инде әни белән икәүләп елыйбыз:
– Илдә булмаган эшкә этәрмә безне! – дибез.
Ә ул:
– Сүземне тыңлагыз – бу минем васыятем сезгә. Мин өлгермәсәм, мин үлгәч тә, кызымны шушы кешегә бирегез, – диде.
Ул шундый авыр хәлдә ятканда, әлбәттә инде, никах мәшәкатьләренә тотына алмадык. Үзе дә моны кузгатмады, без дә.
Озакламый без аны җирләдек.
Галия кызым бу вакытта 8 нче класста укып йөри. Әтисен соңгы юлга озатканда яз иде. Озакламый җәй җитте – каникуллар башланды.
Әни белән иремнең теге васыяте турында сөйләшәбез.
– Кызым, ни булса, шул булыр, бирмә Галияне кияүгә. Бигрәк бала бит әле, – ди әни.
Әмма мин бит ир сүзен тыңларга, аңа итәгать күрсәтергә өйрәнгән хатын. Соңгы васыять бит ул, аны тыңламасаң дөрес булмас бит. Бик озак уйландым һәм... ирем кушканны үтәргә булдым.
Булачак кияү белән инде ирем исән чакта ук танышкан идек. Ул безгә инде берничә тапкыр килергә һәм Галия белән дә танышырга, сөйләшергә өлгергән иде.
Булачак кияүгә бу вакыт 23 яшь. Бер карасаң, 8 ел әллә ни зур аерма да түгел. Галиямнең 15 яшьтә генә икәнен исәпкә алмасаң...
Иң мөһиме, Галия аны бер күрүдән якын итте. Әгәр дә кызым каршы торса, ул кеше миңа кирәкми дисә, мин, мөгаен, әле тагын да уйланган булыр идем.
Ярый, никах укыттык. Галия ире йортына күченеп китте.
Алар әле 2 ай гына бергә яшәргә өлгергәннәр иде, ире Мәскәүгә эшкә дип чыгып китте. Бик сирәк кенә кайта.
Ул шулай бер тапкыр кайтып киткәч, Галия безгә килде дә:
– Әни, ул миңа талак әйтте, – диде.
Диндә талак әйтү ул бит инде развод дигән сүз.
(Дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 27
Бу кияү егет берәр бай килен тапкандыр.