Ул дача йортында күпме утырып торганмындыр, подружка кереп җиткән.
-Холодильниктан кетчуп ала алмыйсыңмы соң? - дип дулаган.
Минем чыраем агарганны күргәч, ни булганын сорады, мин "башым әйләнеп китте" дидем. Йорттан чыктык, бәйрәм иттек. Тик минем кәеф юк, ирем һаман ни булганын сорады, мин "башым авырта" дидем. Шәһәргә кайтканда да шул ук сорау, шул ук җавап булды. Кем ничек бит, мин башка хатыннар кебек телефонны селкеп тавыш чыгара, битенә кычкырып әйтә алмадым, ничектер әрнү, күз яшьләре, хыянәт ачысы эчкә китте, бугазга төер тыгылды, шашлыкны да ашый алмадым. Беләм: миңа алдан миңа каенана әни белән сөйләшергә кирәк иде. Икенче көнне ирем эшкә китте, мин отпускада идем, әнигә бу хакта әйттем. Әнинең үз улын яклый торган гадәте юк, ул дөреслек яклы. Тик ул башта ышанмады.
-Ышанмыйм, ул бит сиңа шулкадәр яратып өйләнде, мин авыргач та, барасы җирем бар, диеп синең янга свиданиегә киткән, - диде ул.
Минем дә ялган сөйләмәгәнне белә. Аптырады. Кич ирем эштән вакытында кайтты. Әнигә: "ул йоклап киткәч, телефонын алып килеп күрсәтәм" дип вәгъдә биргән идем. Ирем йоклап китте, ә мин әкрен генә кесәсеннән телефонын алып, әнинең йокы бүлмәсенә кердем дә, барысын да укыттым, Пышылдашып сөйләштек. Мин "Айдар" ның телефон номерын язып алдым. Әни йомшак күңелле иде, (мәрхүмә инде хәзер, бик сагынам) елап җибәрде.
-Нәрсә инде бу? Нинди хатын аздыра инде? Неүжәли дөрес? - дип кабатлады. Иртәгәч безнең квартирада тавыш иде. Бу хакта әни белән икәү иремнән турыдан-туры сорадык. Ул корт чаккандай, сикереп торды, барысын да дөрес түгел, диде.
-Мин гаиләне бозмыйм, сине яратам, башка хатыннар кирәкми, - ди бу миңа. Подружкам әйтмешли, "типичная мужская отговорка". Юк, без моңардан бернинди җавап ала алмадык, телефонын яшереп йөри башлады. Мин ул көнне көне буе аның эштән шалтыраткан звонокны алдамадым, телефонны "бесшумный"га куйдым. Карасам, 78 тапкыр (!) шалтыраткан! 78 икәнлеге икәнлеге бүгенгедәй хәтеремдә. Әлеге вакыйгаларның бер генә кисәген дә онытмадым. Дөрес әйтәләр урыслар: "Женщина прощает, но никогда не забывает" дип. Эштән кайтты, ул ялагайлана, үбә-кочаклый, матур сүзләр әйтә.
Икейөзле булма! Пычрак кулларыңны ал! - дип кычкырдым. Ул котырды, ул котырды! Бу әле котыруының башы гына булган икән. Иртәгәсен ул эшкә киткәч, әни киңәше буенча шул хатын номерын җыйдым. Гаҗәпләнүемнең чиге булмады, шундый хатыннар да бар икән. Башкалар сөйләсә, валлаһи ышанмас идем...
елефонда яңгыравыклы хатын-кыз тавышы ишетелде. Мин аңа иремнең хатыны икәнлеген әйттем. Беләсезме исе дә китмәде, курку, оялу, каушау дигән хисләрнең әсәре дә юк.
-Ә мин беләм аның өйләнгәнен. Син кияүгә чыкканчы ул минем белән йөрде, без бит бер бер оешмада эшлибез, тик эш урыннары гына төрле җирдә. Мин филиалында эшлим. Мин сезнең йорттан ерак яшәмим. Синең ирең күптәннән минем белән очраша. Тормышыма шулкадәр булыша. Кая телим, шунда алып бара. Мин кызым белән аерылган хатын. Мәшәкәтем күп, ярата ул мине, ярата. Андый ярату синең төшеңә дә кермәгәндер. Синең нинди икәнеңне сөйли инде. Сине ул яшел күзләрең өчен "бака күз" дип кенә атый. Мин чыгардым сиңа шундый кушамат. Так что, яхшы чагында үзең аерылып кит, мин сиңа көн күрсәтмим" диде дә бу трубканы куйды. Өстемә кайнар су сипкәндәй булды. Телефонны озак тотып торганым хәтердә. Күздән яшь тә акмый, елыйсы да килә. Ниндидер авыр халәт иде бу Шок булды, соңрак белдем, бу сөяркә со стажем икән, оешмада күп кенә өйләнгән ирләрне аздырган. Начальниктан башлаган. "Айдар"ның Айгөл икәнлеген, 9 класста укый торган кызы бар икәнлеген белдем. Ул подружкаларына минем иремне яраткан өчен очрашам, дигән. Чөнки бездә нәчәлство кебек акчалар юк. Тик барыбер әйберне, булган акчаны ташыткан кадәр ташытты. Монысы хакында соңрак.
Бераз утырып торганнан соң, акылыма килеп, әнигә бу хакта сөйләдем. Үз әниемә, туганнарыма белгертәсем килми. Ә каенана акыллы. Гади авыл хатыны булса да, дипломантларга хас акыл бар иде аңарда. Ул улым эшеннән кайткач, сөйләшәм, диде. Тик кайда сөйләшәсең! Карчыга кебек өскә ябырыла, мин йөрмим, сез мине зрәгә гаеплисез, ди. Шул көннән башлап, без әни белән аның өчен дошманга әверелдек. Кычкыра да ишекне бәреп чыгып китә. Берсендә туган көнем, бу кайтмый да кайтмый, көттем инде. Каршы алырга чыгып, "кайда йөрисең?" дип әйтеп кенә бетәрдем иде, яңагыма сугып җибәрде. Зрәдән бит, зрәдән. Каенана елый-елый сүккән иде үзен. Шулай итеп ирем ике тормыш белән яши башлады. Ник аерылып китеп бармадыгыз диясезме? Батыррак хатыннар "мин аерыла идем, үз кадеремне беләм" дип күкрәк кагар, тик бу...минем тормыш..
мин аны белер-белмәс үзем төзедем шулай. Бәлки көчсез хатындыр мин.
өчлелегем белән көчсез хатын. Ничектер җир йөзендә башка ир юк кебек. Шулай тәрбияләнгәнме белмим, мин сезгә бу сорауга җавап бирә алмыйм. Сез Флера Талипованың "Язмышлар" дигән җырын беләсезме, мин аның ул вакытта хәрефенә кадәр белә идем. Шуны кабызып куям да елыйм. Кешегә күрсәтмичә елыйм, яратмыйм жәлләп утыруларын. Эшкә барам (мин ЖКХ өлкәсендә эшлим. Эшем дәрәҗәле, кем белән генә очрашырга туры килми), авыр уйлар белән 6 остановка атлыйм, әйтерсең лә мин җир йөзендә иң гаепле кеше кебек, тормыш чатлыкка китереп кысты да, берни эшли алмыйм кебек. Мине аңлаучы, эштән кайтканны көтеп торучы каенана әни генә бар. Башка кешегә сөйли алмыйм. Соңрак подружкага сөйләдем. Менә шулар икәү.
Бервакыт шимбә көнне бу тагын чыгып югалды. Без инде ул вакытта әни белән ул хатынның кайда яшәгәнен белә идек. Әни әйтә: "Бар ул хатынны күреп кенә кайт әле, ниндирәк икән?" ди. Мин теләмәдем. Инстинкт самосохранения булгандыр инде. Аннан күңел, кузгалды, үземнең дә күрәсем килде. Безнең тынычлыкны, үзара яратуны урлаган хатын нинди ул? Соңыннан үкендем, әлбәттә. Тик ул вакытта мине беркем туктата алмый иде. Киттем, әкрен генә квартира ишегенең звонок төймәсенә бастым...
Ишек төбендә озак тордым. Шуннан соң ялындырып кына теге хатын ачты, билбаулы халатын әкрен генә бәйләп чыкты. Мине таный икән.
-Сиңа нәрсә кирәк? Ирең занят, - ди бу зураеп. Шунда ирем килеп тә чыкты, мине баскычка таба этеп җибәрде. Ходай саклагандыр инде, баскыч кырыена тотынып калдым. Шуннан соң елап чыгып киттем. Өйдә әйберләремне җыйдым. Барырга урыным юк, сеңлем студентлар общежитиесе бүлмәсендә яши иде. Шуның янына китәргә уйладым. Ул вакытта кара пәлтәм бар иде, шуның итәгенә асылынып елады каенана әни. "Китмә, мин сине рәнҗеттермим, икәү бергә җиңәбез ул хатынны" дип елады. Чыгып киттем, бер төн кундым. Каенанам әйтә, ирем бу төнне йокламаган, төне буе квартира буенча йөреп чыкты, ди. Ә телефонда күпме пропущенный вызовлар, кошмар иде. Икенче көнне иртәнге 6 да вахтерша әйтә, бу ир ишек төбенә килеп баскан иде инде, ди. Бик ялынды, сеңлең общежитиесендә бик күп кунып булмый шул, барырга урыным юк, кайттым. Шул вакыйгадан соң бераз тыелып торды. Болар төшке аш вакытында очраша башлаганнар икән.
Яңа ел җитте. Люстра алырга уйладык. Кирәк бит, кибеттә халык күп, тыгылышып 31 декабрь көнне алдык. Ул көнне сөяркә ирем белән бергә Яңа ел каршы алырга уйлаган, ә безне туганнар чакырды. Иремә бәйләнеп, теге люстраны куйдырттырдым, озак эшләде, кичке җидедә генә бетерде. Ул эшне җиренә җиткереп эшли. Урындыкны кырыйга куеп, "барасы җирем бар", дип әйтте иде, үтүкләнгән күлмәк, костюм-чалбар китереп тоттырдым. "Әйдә кунакка, көтәләр" дидем. Нишләсен, минем белән рәхәтләнеп туганнарда Яңа ел төне үткәреп кайтты. Әй борсалана, тик мине общежитиедән алып кайткач, элеккеге кебек бәреп чыгып китәргә батырчылык итмәде. Төнлә телефонны укыдык, әй теге хатын зар елаган. "Мин бәхетсез, бәйрәм төнен үзем генә каршыладым, ничә төрле салат ясадым, сине көттем, син шул "бака күздән" аерыла алмыйсың" дип үпкәләп язган. Теге залдагы люстрага карап, әле дә аның елап язган сүзләрен искә алам.
Шуннан соң котырды бу хатын. "ВКонтакте" битенә фото җибәрде, ирем белән кочаклашып төшкән. Кыен булды, әнинең компьютер мониторына төкергәне истә әле.
Иремнең телефоныннан Айгөл минем эш телефонын язып алган, эшкә шалтыратты да: "Куйма трубканы, тыңла" диде, мин абайлап та өлгерә алмадым, шунда трубканың икенче ягында иремнең теге хатынга: "Нихәл матурым" дигәнен ишеттем. Трубканы шап итеп куйдым, йөрәк авыртуына чыдый алмадым. Миңа шулай әйтә иде бит. Ярый ул көнне выездной эшем бар иде, шунда җәяү урамнан елап атлаганым истә. Кичен подружкама барып сөйләдем. Әни "син кая, кайтасыңмы, аш пеште" дип берничә тапкыр шалтыратты, аңа әйттем, ә иремнең трубкасын алмадым. Подружкам әйтә: "Клин клином вышибают, син дә шулай эшлә" диде. Мин кайтканда тагын җәяү уйланып кайттым. "Чит ир... фууу чит ир тәне... Алла сакласын" дидем. Юк, теләсә нәрсә әйтсеннәр, миннән булмый. Подружкам: "Пешмәгән, син, динозаврлар вакытында ясалып калгансың, хәзерге хатыннар чаялар" ди. Тагын бер нәрсә дә бар иде, каенана алдына башка кеше белән гүләйт итеп кайтып керәсем килмәде. Менә мин шундый кеше инде, әйтәм бит... көчсез хатын-кыз. Көнләштерә миңа берни түгел иде. Ул минем белән очрашканда ук көнләшә иде, гомердә дә сәбәп биргәнем булмаса да. Берсендә икәү кибеткә бардык, күптәнге бер коллегамны очраттым, белгәч, эндәшми китеп булмый бит инде, сөйләшеп тордык, мин машинага кире килгәндә ирем кара янган иде. Көнләшкән, кычкырынды, "үзеңне бел, намусым чиста" дидем...
Сезнең "Приключения Шурика" дигән кино караганыгыз бардыр инде. Анда берсе экзаменга яңагын бәйләп керә. Бездә дә булды ул хәл. Беркөнне эштән кайттым, март ае иде ул. Сөяркәнең туган көне икәнне беләм, үзе язып җибәргән иде. Ирем аны кафега алып барган. Миңа сөяркә кафедагы чекны фотога төшереп җибәргән. 4 меңгә якын счет түләгән ирем. Әни мескен минем алдында уңайсызлана.
-Мәле яулык, яңагыңны бәйлә, - дип башыннан яулыгын салып миңа ташлады. Үзе иремә шалтыратты.
-Хатыныңның теше сызлый, диванда тәгәри, мин алган хатын түгел, теләсәң нишләт!" диде әни кычкырып. Озак та тормады, ирем очып кайтты, больницага алып китмәкче, шулай итеп Айгөлнең туган көне бозылды. Мин больницага бармадым, "тешем басылды" дидем. Бала-чага уены дисезме, юууук, менә шулай без әни белән үзебез белгән-белмәгән методлар белән көрәштек.
Бу хәлдән соң сөяркә тагын котырды, "чыгып кит квартирадан, мин анда күченеп киләм, каенана белән уртак тел табам, ә үз квартирам кызыма калсын" дип эшкә шалтыратты. Тиздән икенчегә аерылып киттем, бу юлы подружкам квартирына. Әни бу юлы алай ук еламады, "китеп тор әле, бәлки шулай яхшы булыр" диде. Челлә җәй көне иде бу. Ирем мин киткәч, тагын сөяркәсен ташлаган. "Әни зинһар хатынымны алып кайтыйк әле, ансыз яши алмыйм" дип әнисенә ялынган. Тагын икәү мине килеп алдылар. "Бирешмә генә, әкренләп басыла бугай" диде каенана колагыма. Шуннан чыннан да басыла төште.
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 34