• Алинә өйгә кайтканда Гөлфия апасы моңсуланып утыра иде.
-Ни булды нәни апа? - диде кыз.
-Азат китте бөтенләйгә. Үз улым кебек ярата идек Разыйх абыең белән. Ник китте икән ул? Үзе әйтмәде дә, - диде хатын.
-Минем өчен китте ул нәни апа. Әтисенә операция ясарга үтенде. Мин ризалашмадым, ачуланды, үпкәләде, - диде Алинә.
-Ник ризалашмадың инде? Алай ук вакытта әтиең белән әллә кемнәрне тунап кайтасыз. Ә шул егеткә авыр вакытта булышырга ярамадымы? - диде хатын.
-Операция ясаган булсам, тагын да ныграк аның рәнҗешен алган булыр идем. Ул миңа әтисен коткара алмаучы, дип гаепләп карар иде. Әнә, башка врачлар да операция ясаганнар бит, файдасыз. Димәк, өмет әллә ни зур булмаган. Әти дә профессор, тик Ходай Тәгалә түгел, - диде кыз....
Озакламый әтисе кайтты. Өйнең икенче катына егетләр җитезлеге күтәрелгән ир бүген акрын гына һәрбер баскычны санап менде.
Бераз ятып ял итеп алгач, аның янына Алинә керде. Азат турында сөйләп бирде.
-Әйе, миңа Зөфәр шалтыратты. Кулыма башка пычак алмыйм, дидем. Ул операциядән баш тартып дөрес эшләгәнсең кызым. Беренчедән, врач сайламыйлар, икенчедән, шулкадәр өмет белән караган улның өметсез хәлдәге әтисен коткару мөмкин булмас иде. Аны хәтта мин дә булдыра алмаган булыр идем. Ә егет гаепләр иде. Башка шофер кирәк булса, Зөфәр абыеңа әйтермен, табар, кайгырма, - диде профессор.
-Әти тагын бер сүз бар. Без Роберт белән өйләнешәбез. Бер айдан туй, ЗАГСка гариза биреп кайттык, - диде кыз.
-Әәә син әйткән идең шул. Нәрсә дип әйтим кызым, кәнишне ул егетне мин булдыклы дип уйламыйм, тик сине дә беләм. Мәрданов кызы үҗәт ул. Безнең нәсел шундый...
Кич ял иткәч, минем янга керер әле, сөйләшәсем килә. Ярармы?- диде ир...
Кич Роберт булачак бабасы янына керде.
-Өйләнешүегезне әйтте Алинә. Турысын әйтәм, мин сине өнәп бетермим. Булдыксыз икәнеңне дә беләм. Алинәнең байлыгына өметләнмә, ахыргы тиененә кадәр аңа яздырдым. Бары тик ул һәм минем оныкларым гына алачак. Ә син акчаны эшләп тап. Хатын алу гына түгел, аны да, балаларыңны да эшләп туйдырырга кирәк. Әгәр дә кызымны рәнҗетәсең икән, яхшы гына баз казыйм да шунда тибеп төшерәм. Аңлашылдымы? - диде ир.
Егет сеңеп китте. Ачу кайнады.
"Күрсәтәм әле мин сиңа да, кызыңа да карт тәре, - дип эчтән ыжгырды Роберт. Әйе, профессор Альберт Мәрдановның яшь врач - Роберт Хисамовның һөнәрилеген санга сукмау егетнең күзәнәгенә кадәр үткән иде.
Кем уйлаган килер бер көн: Роберт бу вәгъдәсен җиренә җиткереп үтәр, туйганчы үч алыр диеп....
Мәрдановларда туйга әзерлек башланды...
• Аккош кебек йөзде кыз. Яшь ир - Роберт аны кочагыннан чыгармады. Яңа гына язылышкан ирен Алинә бик-бик ярата иде.
Студент вакыттан бирле бергә бит алар. Профессор Мәрданов кызын күп егетләр эләктерергә теләсә дә, шушы матур сүзләр сөйләп, кайнар кочак бүләк иткән егеттән күз китмәде кызның. Ә Роберт башкалардан өстен булыр өчен барысын да эшләде. Нәрсә, нәрсә, ә үҗәтлекне Ходай аңардан жәлләмәгән.
Кызының бәхеттән балкыган йөзенә елмаеп яратып карады Альберт.
"Бәхетле бул кызым. Миндә булмаган гаилә мәхәббәтен бирсен Ходай" диде үзалдына ир. Бу вакытта көчле ирнең күзләре яшьләнде.
Бераздан өйгә кереп үз янына Зөфәрне чакыртып алды.
-Әгәр дә Ходай миңа вакыт биргән булса, мин Алинәне бу егет белән бергә булдырмый идем.
Риза булдым Зөфәр. Беләсеңме ни өчен? Беренчедән, бу дөньядан киткәндә дә кызымны рәнҗетәсем килмәде. Икенчедән, Кәүсәрияне дә яраткан егетеннән аерттырып алдым. Бәхетле булдыммы соң? Юк.
Сиңа амәнәтем бар дустым. Мин булмасам Алинәне якла, сакла, беркемгә дә рәнҗеттермә. Вакыты җиткәч, әнисенең каберенә алып кайтып кил. Шуны да күрсәтмәгән өчен минем исемнән гафу үтен. Мин моны эшли алмадым, батырлыгым җитмәде, үзем исән вакытта кызымның күңелен кайтарасым килмәде.
Кәүсәриянең каберен күрсәт, тик туганнары белән аралаштырма. Алар үстергән кыз түгел ул. Мине тиң күрмәделәр, яратмадылар. Хәзер әзер кызны, югары белемле нейрохирургны күреп әллә кем булып йөрмәсеннәр.
Ә бит миңа әби дә, Кадрия дә: "Кәүсәрия Нурисламны ярата" дип бер-бер артлы тукыдылар. "Ирең Альбертны ярат, уртак кызыгыз бар" дип беркем дә әйтмәде. Беләсең бит, мин Кәүсәрияне бик яраттым...
Алинә клиниканы алып бара алмаса, сатыгыз. Врач практикасы кирәк булса, дәүләтнекендә эшләсен. Анда да яхшы шартлар хәзер. Ә менә медицина үзәген беркайчан да сатмагыз, мин аны Алинәгә дип атап ачтым, - диде профессор.
-Ярар дустым, бөтен теләкләреңне үтәрмен. Алинә миңа да кызым кебек. Үз гаиләм тәки булмады бит. Бернәрсә бар: вакыты җиткәч, Алинәне әнисе каберенә алып кайтырмын. Тик туганнары белән аралашырга теләсә, мин аңа каршы төшә алмыйм. Авылда апасы Кадрия, аңардан ике яшькә генә кечкенә сеңлесе Лилия бар.
Ярар, Кадрия сине дә, әнисе каберенә кайтып карамаган Алинәне дә күрә алмый, ә бит Лилия Алинә хакында гел сорый, - диде Зөфәр.
-Озын сүзнең кыскасы шул Зөфәр, башка кабатламыйм. Алинә минем кыз, ул шулай булып калачак та. Холкын, профессиясен мин ясадым аның. Ул авылдагыларга кагылмый. Туры зиратка алып кайтасың, алып китәсең, - диде Альберт.
Зөфәр дәшмәде.
Туй беткәч парлар чит илгә җыендылар. Әтисен кысып-кысып кочаклады Алинә.
-Рәхмәт әти, барысы өчен дә, бик- бик яратам сине, - диде кыз.
Кияү дә бабасына кул бирде.
-Роберт әйттем, аңлагансыңдыр, - диде профессор.
-Ярар, бабай, - диде Роберт.
Нәни апасы һәм абыйсы белән Алинә саубуллашкач, яшь парларны аэропортка алып китте Зөфәр.
Шулай итеп, профессор кызының кияүдәге тормышы башланды...
• Азат бригадир булып эшли бирде. Тик әтисе каны, әтисе каны шул инде. Спорт белән шөгыльләнүен ташламады, өстәвенә мәктәп директоры - җизнәсе Ирек белән сөйләшеп укучы ир балалар белән көрәш буенча түгәрәк алып бара башлады. Бөтен авыл малайлары Азат абыйсыннан көрәшү серләрен өйрәнделәр. Эшләгән акчасына аз-азлап булса да төзеләсе йортына төзелеш материаллары җыя башлады.
-Син диплом алуга өйләнешәбез, - диде ул Гөлиясенә...
Колхозның икътисадчысы Кадрия белән Азатның апасы - бухгалтер Айсылу конторада бер бүлмәдә эшләүне дәвам иттеләр. Хатыннар бик дус иделәр.
Лилия клубта концертлар, кичәләр оештырып, эштән арган авыл халкын ял иттерде. Аналы-кызлы терлек тоттылар. Лилиянең егетен - укытучы Илгизне авыл Советы председателенә куйдылар.
Каршыдагы күрше Гөлсинә һәм аның үзе кебек рәтсез кызы Гөлназ Кадриянең дә, кызы Лилиянең дә җанына тиделәр. Гөлназ Илгиз белән очраша алмаганга тәки эче пошты. Егетне үзенеке итү уеннан кире кайтмый иде әле ул.
-Кеше ирен, егетен тартып алу аларның канында ул кызым. Әтиеңнең дә башын ашады Гөлсинә. Йөреп тапкан кызын үстерттерде. Анасы шундый булгач, кызы каян рәтле булсын инде ул? Әтиеңә шул кирәк иде. Үз кызын үстерә алмады.
Елама кызым, Илгиз сине яратса, беркемгә дә күз салмас, - дип юатты кызын Кадрия.
Шулай итеп гади мәшәкатьләр белән авыл тормышы дәвам итте...
Ә профессор Мәрдановның хәле көннән-көн мөшкелләнде. Альберт консультацияләрдән дә баш тартты, өйдә генә тора башлады. Үзе көннән-көн ябыга, хәле китә.
Бер айдан ире белән бәхетле Алинә ялдан кайтты һәм әтисен күреп шаккатты.
-Әти нәрсә соң бу? Син бит тагын ябыккан. Әйдә тикшертәбез, үзем алып барам, - диде Алинә йөрәге әрнеп.
-Син атаңның профессор икәнен оныттыңмы? Тикшерендем, диагнозны беләм, вакытлыча гына авырыйм кызым. Менә тереләм дә без синең белән шундый операцияләр ясыйбыз, чит ил журналлары язачак! Ә бит минем хакта мәкаләләр чит илдә дә чыкты. Сиңа да шундый уңышлар телим кызым, - диде әтисе Алинәне кочаклап. Кызын кысып-кысып кочагына кысты ир, бәгырь җимешен соңгы кочаклаулары икәнен аңлый иде ир...
Кәефе яхшы булгач, вакытлыча авыру дигәч, тынычланды Алинә. Әтисе бөтен нәрсәне белә, авырса да аягына басар, диде ул.
Яшь кияү Мәрдановлар йортына күчеп килде.
Их, Гөлфия апасы яратмады инде.
-Кызым ачуланма, миңа ул күркә приказ бирмәсен. Бер сүзен дә тыңламыйм, - диде хатын.
-Ярар инде нәни апа, кабул ит, мин Робертны яратам, ирем бит ул, - диде Алинә.
Роберт күпчелек медицина үзәгендә эшләде. Егет врач булуны яратмады, дөресрәге, кабинетта кеше зарын тыңлап утыруны юк эш, дип санады, операция ясарга хәленнән килми иде, ә менә үзәк директоры креслосы бик ошый иде. Югары артлы креслода кәпрәеп утырып, үзәк персоналының "Роберт Мәхмүтович" өзелеп торулары йөрәгенә сары май булып ятты. Яшьрәк медсестра кызларга да күз сала егет, тик кирәкми, профессордан курка. Белсә, өнен алыр, аннары киләчәктә шушы медицина үзәге директоры булу уеннан гомерлеккә баш тартырга туры киләчәк.
Ә Алинә күбрәк клиникада эшләде. Әтисе эштән киткәч, авырулар да, консультацияләр дә икеләтә күбәйде. Барысы да атаклы профессор Мәрданов кызына приемга кермәкче булдылар. Шулай итеп, кичкә бик ара иде кыз.
Беркөнне шулай кичен эшен бетергәндә кабинетында телефон шалтырады. Нәни апасы елый иде.
-Кызым, әтиең егылды, тизрәк кайт, - диде хатын...
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 20