Көйләнмичә калган моң анда...
Сөелмичә калган сөю анда...
Киелмичә калган тун анда...
Үткәннәрен нигә сагына кеше?
Кабылмыйча калган тәм анда,
Кем өчендер якты булсын диеп,
Кабынмыйча калган шәм анда.
Үткәннәрен нигә сагына кеше?
Капка төпле җәйге кич анда,
Кыш уеннан кайткач Әнкәй яккан,
Җылынмыйча калган мич анда.
Үткәннәрен нигә сагына кеше?
Мизгелдәй узган яшьлек анда...
Ачуларга үз-үзеңне тыеп,
Алынмый калган үчлек анда.
Үткәннәрен нигә сагына кеше?
Әткәй-Әнкәйле бөтен анда...
Учак бәрәңгесе пешергәндә
Күзләргә кергән төтен анда...
Үткәннәрен нигә сагына кеше?
Кемдер салган ярчыклар анда...
Һәр йорт саен Ил анасы булган,
Күпне күргән карчыклар анда...
Үткәннәрен нигә сагына кеше?
Ник яшәтә аны аңында?
Бер исәпсез чаклар булган бит ул,
Атып килгән гомер таңында...
... Үткәннәрен сагына шул кеше...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4
Уткэннэрнен кубрэк яшьлектә калганын сагыныла.Керсез яшьлек, тормышның эче-точесен татырга олгермэгэн,эле унга,эле сулга янагына суккандай ялганлыкны курмэгэн,барсына ышанган вакыт.