Әниләр көне якынлашканын күкләр дә сизәдер, шуңа күрә бар дөньяны Әниләр күңеле шикелле аклыкка-пакълыкка төрергә ашыгадыр.
Ашыга-ашыга жиргә ак кар төшә.
Без үскән заманда аерым Әниләр көнен бәйрәм итү юк иде әле ул.
Без бит инде бу гасырга әби-бабайлар булып аяк баскан кешеләр.
Тәүге шашкын хисләрне, йолдызлы аяз кичләрне, якты хыял-өметләрне узган гасырда калдырып, без бу гасырга якты өметләрне генә юлдаш итеп аяк бастык.
Без үскән ул заманда 8 Март хатын-кызлар көне дә, Әниләр көне дә иде.
Гап-гади заман иде бит ул без үскән заман.
Кочак-кочак чәчәкләр дә, тәмле тортлар да, затлы бүләкләр дә күрмәде инде безнең Әниләр. Хәер, без үзебез дә әллә ни кадер-хөрмәт күрдек дип әйтә алмыйм.
Заманы шундый булган, беркемгә үпкәләп тә әйтүем түгел, үзебез бит, ашыгыбрак туганбыз.
Әмма менә мәктәптә Әниләр көненә бик матур концерт әзерли идек.
Башта - монтаж.
Күпме шагыйрьләрнең Әниләргә багышланган шигырьләреннән берәр куплет сайлап алынып, һәр балага алдан ук бүлеп бирелә, ятлап килер өчен.
Бәйрәм көнне тезелеп басып, сәнгатьле итеп, һәр бала үзе ятлаган шигырьдән бер куплетны сөйли, монтаж жырлар белән дә үрелеп бара.
Һәрбер Әни үз баласының сөйләгән шул бер куплет шигырен бары тик үзенә генә багышланган итеп кабул итә.
Күзләр яшьләнә, тамакка төер тыгыла.
Инде шигырь уку чираты башка балага күчкән, инде бүтән Әни шундый татлы-назлы хисләр кичереп баласының шул бер куплет шигырь укуын тыңлый.
Бөтен Әниләр шундый рәхәт дулкында, һәркемнең күңел түре бүген бары тик ярату, наздан гына тора.
Бүген балаңны кичә генә алган икелесе өчен "сыпырганың", ертып кайткан чалбар балагы өчен "сыптырганың" онытылган.
Бүген ул дөньядагы иң акыллы, иң тәртипле, иң башлы бала.
Әни кеше башка балаларның шигырь укуын ишетми дә - аның колагында һаман да үз баласының тавышы.
Баласының Әнисенә багышланган дүрт юллык шигыре.
Бу шигырьне кемдер кайчандыр үз Әнисенә багышлап язган булгандыр инде.
Тик Әни кешенең анда эше юк, бу - аның баласының Аңа багышланган шигыре.
Бу минутта баласын йөгереп барып назлап кочагына кысып иркәләүдән көчкә тыелып утыралар Әниләр.
Ана - бала, бала - Ана.
Мәңге өзелмәслек итеп үрелгән жепләр бәйли Ана белән бала арасын.
Без башлангычта ике параллель класс идек.
Әйе, 8 Март бәйрәмендә Әниләрне котлап монтажда да катнашабыз, жырлыйбыз да, биибез дә, шигырьләр дә сөйлибез.
Без ул вакытта арабызда Әнисез кыз бала бар икәнен, аңар без Әниләрне котлаганда никадәр авыр булганын балалыгыбыз белән аңлап та бетермәгәнбез.
Бабай белән сөйләшеп утырганда шул кыз баланы еш искә алам мин.
Аның жырын искә алам.
"Ромашкалар үсә Әнием кабере өстендә".
Шулай дип жырлый иде күрше "А" классында укучы Флёра исемле кыз бала.
Аның әтисе участковый милиционер иде авылда, алар каяндыр килгәннәр иде, безнең авылныкы түгелләр иде алар.
Ишле балалы семья иде алар, һәм менә Әниләре үлеп китте.
Әниләре безнең авылда яшәгәндә үлде аларның, ансын хәтерлим.
Күпмедер вакыт үткәч, Шәрифуллин абыйның (фамилияләре шундый иде), хатынының кияүгә чыкмаган апасынамы сеңлесенәме өйләнгәнен өлкәннәрдән ишеткәнемне хәтерлим.
- Әйбәт булган инде, ишле бала, нишләтсен инде ул аларны берүзе, болай барыбер үз туганының балаларын какмас ичмасам.
Шулай диеп фикер йөрттеләр өлкәннәр.
...Кара чәчле, кара күзле, миннән дә кечкенәрәк буйлы Флёра Әниләр бәйрәмендә "Ромашкалар үсә Әнием кабере өстендә" дип жырлый иде...
...И Раббым, ромашкалар әниләр кабере өстендә түгел , әниләрнең тәрәзә каршында үссеннәр иде.
Райса Галимуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5