Аңа хәзер бер ни кирәк түгел
Зур йортында тора берүзе.
Адымнары инде салмакланган,
Бик шәйләп тә бармый бер күзе.
Типсә тимер өзде элегерәк,
Эшләмәгән эше калмады.
Намус белән эшләп ялга чыкты,
Харәм җыеп гөнаh алмады.
Йорт - курасы барысы да төзек,
Йорты әйбәт, яңа мунчасы.
Тик беләсе килә, үзе киткәч
Кемнәр булыр икән хуҗасы?
Җимерелер микән йорт нигезе,
Сынар микән кое сиртмәсе?
Төзәткәләп торыр иде үзе
Эх, китәсе бар шул, китәсе...
Бәбкәләре үсеп очып киткән
Ялгыз атаказдай берүзе.
Кереп намазын да укып чыга,
Ихатасы тарта, нигезе.
Түтәлләр дә утап алган була,
Барлап чыга көрәк, тырмасын.
Үзе киткәч шушы ихатада
Ватык – сынык әйбер булмасын.
Күптән түгел мәңгелеккә китте
Тату гомер иткән карчыгы.
Йөрәгендә яра саркып тора,
Тигән сыман мина ярчыгы.
Нигә калдыргандыр аны монда
Үзе белән алып китмиче?
Язылган шул язмыш маңгаеңа
Китеп булмый вакыт җитмиче.
Ә шулай да урын алып калды
Сөйгән карчыгыннан янәшә.
Бу дөньяда сөйләп туймаганны
Сөйләшербез анда янәсе.
Балалары күптән калаларда
Кайтып чыккалыйлар бик сирәк.
Калада да тормыш җиңел түгел,
Яшәү өчен акча күп кирәк.
Ялгыз ата җил капкадан карый,
Ераклардан нидер күзәтә.
Әллә карый кала юлларына,
Әллә зиратлыкка күз ата.
Онытмагыз ялгыз атагызны,
Хәл – әхвәлен белеп торыгыз.
Үзегезгә җитәр шундый вакыт
Үкенечтә ничек торырсыз?
Флюр Абдракипов
20.05.2020
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев