Предыдущая публикация
Яшәмәдек без тик торгынлыкта, —
Шулай дисәләр дә көнләшеп.
Яшәдек без якты өмет белән
Һәм эшләдек эштә чәмләнеп.
Безнең буын эштән чирканмады,
Кичен укып, көндез эшләдек.
Илне күтәргәндә алда булдык,
Горур булып, яшьнәп яшәдек.
Безнең эзләр мәңге җуелмас ул
Алар кала безнең эшләрдә.
Төшкән алар китап битләренә,
Эзләр безнең төзелешләрдә.
Домна цехларында безнең эзләр,
Калды алар Усть-Кут ярында.
Галәм киңлегенә барып җитте,
Котып бозын ваттык тагында.
Безнең эшләр тарих катлавына
Җуелмаслык булып тулырлар.
Яшәешләр бик мул булмаса да,
Яшь буынга ядкарь булырлар.
Флюр Абдракипов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев