Предыдущая публикация
Автор: НУРЛАН ГАНИЕВ
…Узып барасыңмы инде, елым,
Өмет баглап көтеп алганым.
Могҗизалар янә булмый калды,
Күңел – сабый. Тагын алдандым.
Уңышлар да булды, ялгышлар да,
Югалтулар күбрәк шул әле.
Ел да түгел, бу йөрәкне көн дә
Юатулар кирәк шул әле.
Узып барасыңмы? Йә, хуш инде,
Тарих битләрендә – урының.
Хушлашулар якынлашкан саен,
Һич табалмыйм очын уемның...
ДӘВАМЫН УКЫРГА: http://kazanutlary.ru/?p=49781
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1