Предыдущая публикация
Нидер эшли, йөренә
Мич алдында әнинең
Шәүләсе генә күренә.
Әкрен генә чыра телә
Мич ягарга торгандыр
Ипи камыры кашнада
Кабаргандыр, тулгандыр.
Әвәләп куйды әпәен
Чуен таба эченә.
Бәрәңгесен юып куйды
Тәгәрәтергә миченә.
Күмерен тартып, табада
Көлчә кыздыра башлады.
Бәрәңгеләрен берәмнәп
Мич алдына ташлады.
Самавары кайнап чыкты
Өйне парга тутырып.
Уянып киттем;
Бер чәшке чәй эчәлмәдем
Әни белән утырып.
Мич урынын карап ятам
Күмердән көйгән идәне.
Колагымда әни тавышы
Тор, чәй эчик, дигәне.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 10