Мәетләр
("Җәназа китабы" хезмәтеннән өзек)
Кыска икән адәм баласының
Яшәү белән үлем арасы,
Йөрәкләрне ярып бер зиратта
Бара бүген җирләү чарасы.
Озатырга бик күп кеше килгән,
Аптырарлык халык санына,
Тик мәетне җибәрәсе килми,
Өзгәләнә күңел, сагына.
Ләкин күпләр шундый чарада да
Кызык сөйләп күңел ачалар,
Ә мәетләр көлә алмый хәзер,
Бер догага хаттә ач алар.
Икенчесе авыз ачып көлә,
Бигрәк кызык, шундый күңелле.
Зиратта да күңел ачканнарның
Җанкайлары үле түгелме?
Кемдер читтә тәмәкесен тарта,
Әй ютәлли үзе төтеннән.
Күзләрендә аның пәрдә тора,
Ә күңеле күптән тетелгән.
Мәетләрне сукыр, чукрак дибез,
Ә чынлыкта үз(е)без сукырлар,
Иртәгәсен кәфеннәргә төреп
Безгә дә бит намаз укырлар.
Уйлыйбыз да кыска гомеркәйләр
Сузылыр дип озак-озакка,
Каберләргә карап яшьләр чыкмый,
Күңелебез бикле йозакка.
Мәетләрнең тормышлары кайный,
Үле түгел алар, исәннәр.
Безнең җаннар гына берни тоймый,
Анда салкын җилләр искәннәр.
Берәр мәет хәлебезне күрсә,
Әйтер иде "Әй, сез җүләрләр!
Кичә генә сезнең кебек булдым.
Иртәгәсен сезне җирләрләр!
Уяныгыз инде! Уяныгыз!
Күпме була тонып йокларга?
Иң кадерле, кыска гомерләрне
Түгәсез бит һаман юк-барга".
Бу сүзләрне колак ишетсә дә,
Ишетмәс шул кеше акылы.
Аңламый ул, хаттә теләми дә,
Киртә анда ята аркылы.
Дөреслектә, хәлләребез авыр,
Тик алмагыз берүк гаепкә.
Динне ташлап, дөнъя куу безне
Әйләндерде тере мәеткә.
Артур Габдуллин
Нет комментариев