Предыдущая публикация
Күңелдән китми яшисең,
Минем белән гел бергә...
Үзем китсәм еракларга,
Күңел кала Ишкидә!
Чит җирләрдә йөргән чакта,
Һәр чак безнең күңелдә.
Киткәннәр сагынып кайта,
Кайталар бит бүген дә.
Синдә тудык,синдә үстек,
Синдә үтте балачак.
Онтылмыйча хәтирәләр,
Күңелдә бит калачак.
Якты-җылы кояш кебек,
Безне сөеп үстердең.
Авырлыкларны җиңәргә,
Яшәргә бит көч бирдең.
Кайтып яңа тормыш башлыйк,
Чит җирләрдә торганнар.
Ишкидә туып үскәннәр,
Без бит бар да туганнар!.../
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев