РАМАЗАН КИЛДЕ, РУЗА ТОТ!...
Безнең халкыбызны Раббым Ислам белән күтәргән,
Кемдер чабата кигәндә, татар күн итек кигән.
Мең елдан артык бабамнар бер Аллаһка табынып,
Дин буенча яшәгәннәр, уразаларын тотып.
Аллаһның Китабы белән татар халкым көн күргән,
Төрле сынаулар килгәндә, шайтанга бирешмәгән!
Шәһәрләр, авылларында Коръән хафизлар булган,
Гыйлем чишмә-инешләре гел ташып, агып торган.
Ишетеп кенә беләбез, ачлык еллары булган,
Барыбер әби-бабамлар рузаны калдырмаган.
Бүген өстәлләр сыгыла төрле сый-хөрмәтләрдән,
Бу әлбәттә тәмлерәктер черек бәрәңгеләрдән?
Тотканнар уразаларын урак өсте, челләдә,
Авызны да чайкамыйча, иреннәре кипсә дә.
Сусауга түзә алмыйча, базга төшеп ятканнар,
Әле аның өстәвенә “планнарын” тутырганнар.
Сәхәбәләр кебек сагнып, көтеп алганнар аны:
Аллаһның бөек кунагын – кадерле Рамазанны.
Руза тотып, Коръән укып, иманнарын яңартып,
Гел догада булган халкым, киләчәген кайгыртып.
Сугыш, ачлыгын күрсә дә, төшенлеккә чуммаган.
Безнең өчен һәрчакта да изге догада булган.
Без шуларның оныклары, без шуларның кавеме,
Тик кемнеңдер туры килми исеменә җисеме.
“Мин мөселман, чөнки татар”, диеп йөри берәүләр,
Әмма Кыямәттә авыр булыр җавап бирүләр!
Кем намаз укып Аллаһка гыйбадәтләрен кыла,
Хәтта “татар” булмаса да, мөселман дип санала.
Ислам дине халыкларның дөньяларын яктыртты,
Кешеләрнең тормышларын бар яктан да кайгыртты.
Һәркемгә Иманны бирми Бөек Аллаһ Раббыбыз!
Шуңа күрә урт теш белән Исламга ябышыгыз!
Аллаһтан бирелгән форсат, ул зурдан-зур әманәт.
Раббыңнан һәм динеңнән бул һәрчакта да канәгать!
Бу тормыш үтәр дә китәр, күзне ачып йомганчы,
Рамазан килде, руза тот, үкенечтә калганчы!
Рамазанны кадерлибез, хөрмәтлибез бөекләп,
Аллаһ йортына йөрибез сөенешеп, бергәләп!
Коръән китабын тыңлыйбыз уйланып, хозурланып,
Таравихларны укыйбыз, Җәннәтләргә омтылып!
Унбер ай чумып йөзәләр Аллаһның рәхмәтендә,
Байлык диңгезен гизәләр, бирмичә зәкәтен дә.
Бу айда форсат бирелде, тәүбәләргә килергә,
Ислам динен кабул итеп, Уразага керергә!
Аллаһ – Сабыр, кичектерә, кызганадыр колларын,
Теләми бәндәләренең Тәмугъта януларын.
Ничә еллар сине Раббың ризыктан аермады,
Төрле бәла-казалардан гел дә коткарып торды.
Җәннәт ишекләре ачык, Тәмугъныкы ябылган,
Шайтаннар да богауланып, зинданнарга атылган.
Ниһаять, вакыт җиткәндер, мәчетләргә килергә,
Руза тотып, “Әр-Раян”нан Җәннәтләргә керергә!
Кем рузага ирешеп тә, Тәмугътан котылмады,
Андый кешегә Пәйгамбәр ﷺ бәддогаларын кылды.
Кемдер өчен соңгы тапкыр Рамазан ае килде.
Руза тоткан һәрбер мөэмин Җәннәтле булса иде!
Рамазанны кадерлибез, хөрмәтлибез бөекләп,
Аллаһ йортына йөрибез сөенешеп, бергәләп!
Коръән китабын тыңлыйбыз уйланып, хозурланып,
Таравихларны укыйбыз, Җәннәтләргә омтылып!
Озын сүзнең кыскасы: бер Аллаһка догаларым –
Раббым, кичер мөэминнәрнең кимчелек-хаталарын!
Динебездә безне нык кыл, монафыйклыктан сакла,
Төрле бозык нәрсәләрдән җаннарыбызны пакьла!
Насыйп ит исән-имин очрашырга Гаетеңдә,
Гөнаһлардан арынган, яшь сабыйлар хәләтендә!
Үлгәнчеккә тикле Сиңа тугъры булып калырга,
Сулга-уңга тайпылмыйча Туры юлыңнан барырга!
Аллаһүммә, әмин!
Әбү Муса Сәйфеддин.
Нет комментариев