Буш эш... диде моңсуланып,
Әгәр язсаң яз атларны,
Яки арыш басуларын...
С.Есенин
Илhам алиhәсе
Төн пәрдәсен ачып килеп керә
Илhам алиhәсе кайчакта.
Яшь килендәй бик кыюсыз гына
-Шигырь яз ,- дип өнди кочакта.
Үзе уттай, бар булмышны ялмый,
Төрле хисләремне уята,
Бу дөньяда безнең яшәү, сөю,
Мизгел икәнлеген уйлата.
Уйларымны шигырь итеп язып
Кәгазь битләренә тутырам,
Алиhәкәй курыкмасын өчен
Ишекләрне бикләп утырам.
Дөнья мәшәкате миннән читтә,
Берчә иңлим диңгез, берчә күк.
Хисләр белән тулы йөрәгемдә
Башкаларга минем урын юк.
Ә шул вакыт хатынның эше күп,
Керен юа, ашын пешерә.
Алиhәсе тагын килгән диеп,
Мине әрләп искә төшерә.
Ә нишлим соң, илhам алиhәсе
Мәхәббәттәй килә бик кинәт.
Форсат барда шигырьләрне язам
Сезгә җиткерергә тизрәк.
Флюр Абдракипов 14.02.2025
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев