«ТӘКӘББЕРЛЕК»
«Мин сездән акыллырак, көчлерәк һәм матуррак!
Машинам да кыйбатрак, киемем дә затлырак!
Намазлар укымасам да, камиль минем иманым
Һәм чишмә сулары кебек чиста минем воҗданым!
Мин эшчән һәм тырышчан, кемгә охшап мин шундый?
Башкалар минем чәнти бармагыма да тормый!
Мин зирәк, шаян, көләч, мин уңган һәм булдыклы,
Әмма тирә-юньдәгеләр нигәдер белми моны!
Мин мулла булмасам да, алардан күбрәк беләм,
Елга бер-ике булса да, гаетләренә киләм.
Әле менә күптән түгел өйгә Коръән укыттым,
Бу дөньяда мин үзем бит, барсын да эшләп таптым!
Бөтен кеше базарда кием-салымын сата,
Ничек тагын баерга дип, халыкның башы ката.
Җомга саен муллалар намазга чакыралар,
Барлык эшләрен ташлап, мәчеткә ашыгалар.
Нишләп йөрим мин анда, өлгерермен картайгач!
Алтмыш яшьләргә җитеп, пенсияләргә чыккач!
Коръәнне укымасам да, мин болай да гыйлемле,
Тумыштан ук мин шундый – үтә-тирән зиһенле!
Бирмиләр шул нигәдер миңа тиешле бәя...
Ни өчен? Кем әйтмешли – тыйнак булганга күрә!
Минем турында әле гәҗиттә язачаклар!
Барлык кешеләр мине ютубтан табачаклар...
Хатыным да минем шундый, «Дөнья чибәре» диләр,
Көнләшеп карап калалар, урамдагы әбиләр.
Икебез дә пар килгәнбез, икебез дә сөйкемле,
Мәңгелек яшәрбез кебек, гел үлмәбез шикелле...»
Әбү Муса Сәйфеддин
Нет комментариев