»
Ахирәт тормышыңа, дустым, гафил булма!
Ярык таба алдында, берүк утырып калма!
Ислам динебезне өйрән, төшен һәм бел!
Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтендә булырсың гел.
Белү генә җитми, гөнаһларыңны калдыр!
Бөек максатыңны тормышыңда булдыр!
Кушканнарын үтәп, тыйганнардан тыел!
Дэнсезләргә булган Җәһәннәмнән котыл!
«Өлгерермен әле! Гөмер озын!», дип уйлама!
Иблис белән «урыс рулеткасы» уйнама!
Киресенчә, гомер кыска! Үтә дә китә у-ул!
Аннары соң терсәкләрне тешләп булмый бит, шу-у-л!
Көферлек, монафыйклык һәм ширектән котыл!
Мөэмин бул! Аллаһның рәхмәтенә, Җәннәтенә омтыл!
Үтә-күренмәле дөнья – безнең максат түгел!
Калебебез Аллаһ белән бәйле булсын һәрбер мизгел!
Бу дөньяны гына сөеп, дустым, һәләк булма!
Үкенеп бетә алмаслык хәләттә калма!
Гөмер берәү генә, һәм ул кабатланмас!
Бу дөньяга инде кире кайтып булмас,
Кабат яшәү мөмкинлеге беркемгә татымас!
Терсәк якын, әммә аны инде тешләп булмас!
Туры юлга әле, дустым, соң түгел кайтырга!
Күңел тынычлыгын мәчеттә табарга!
Әмма, дөнья бизәкләре күзләреңне алдый!
Бәхеткә омтылган кеше Җәннәт юлын сайлый!
Синең өчен намаз саен изге дога кылам,
Һәм Аллаһның һидәятен сиңа теләп калам!
Әбү Муса Сәйфеддин
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев