Предыдущая публикация
Текелдәтеп вакыт саный,
Ашыга сәгат телләре.
Яңа елны каршылыйбыз
Ашыктырып көннәрне.
Ә вакыт ул бик аяусыз
Яшь картына карамый,
Дус, туганнар диеп тормый
Бер берсеннән аралый.
Мәңгелеккә килми кеше,
Үз сәгате hәр кемнең.
Кадерләрен белеп яшик
hәр сәгатен, hәр көннең.
hәр кешенең эзе кала
Я карда, я ызанда,
hәр кеше үзе җаваплы
Гомере ничек узганга.
Матур эзләр калдырып үтик
Тормышның юлларына,
Үкенмәслек булсын өчен
Гомернең узганына.
Флюр Абдракипов 01.01.2025
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев