Вакытында укылмаган хатлар
Үзгәрткәннәр минем язмышны.
Ул хатларны уку миңа җаза,
Кайларга соң итим сагышны.
Кулларымда укылмаган хатлар,
Күп ел элек миңа язгансың.
Җавабымны көтеп тормагансың,
Язып миңа тагын салгансың.
Кем яшерде икән бу хатларны
Минем кулларыма бирмиче?
Ничә еллар ничек яшәгәнмен,
Синең сөюеңне белмиче?
Кавыштырган язмыш ятлар белән,
Син калгансың торып еракта.
Шул хатларны үзем алган булсам
Өзгәләнмәс иде йөрәк тә.
Ташып торган сөю хисләреңне
Ник әйтмәдең шунда үземә?
Мин дә сине бик ярата идем,
Ышанмадың әллә сүземә?
Конвертлары инде саргайганнар,
Битләрендә сөю хисләре.
Эчләрендә кипкән чәчкәләрең,
Син яраткан сирень исләре.
Мәхәббәтең булган миңа чиксез,
Читләр кергән безнең арага.
Йөрәктәге яра сыкрап тора,
Тоз сипкәндәй аңа яңадан.
Вакыт инде хәзер бик күп үткән
Аның учагыннан көл кала.
Бәлки оныткансың күптән мине,
Тик йөрәктә минем эз кала.
Кулларымда синең язган хатлар,
Бик яратып мине язгансың.
Кичер мине хатлар соң табылды,
Соң булса да алдым җазасын.
Флюр Абдракипов
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев