САМИРА
Ашкынып көтә күңелләр,
Пенсиягә җитәм, дип
План корасың үзеңчә,
Инде эштән китәм, дип.
Үзем өчен яшим хәзер,
Инде вакыт җиткәндер,
Юккамыни күңел шулай,
Пенсияне көткәндер!
Инде хәзер тота - каба,
Эшкә ашыгасы юк.
Ай саен килер акчасы-
Өстем бөтен, тамак тук.
Уйлыйсы - борчыласы юк,
Килеп торыр акчасы,
Бакчаларда алма пеш, дип
Көтеп кенә ятасы.
...Менә пенсия дә җитте...
Шатланыштык барыбыз!
Инде хәзер дингезләргә
Һәр ел ялга барырбыз!
Тик ашыкма - пешәрсең дип,
Әйтмиләр икән юкка.
Пенсиядә - эшем юк дип,
Күз - колак хәзер йортка.
Оныклар, кияү - киленнәр,
кодалар - кодачалар,
Мунча кереп, бәлеш ашап,
Һәр ял күңел ачалар.
Сыер мөгри, эте өрә,
Арттан тавыклар чаба,
Яккан мончасы да кала,
Ава...әби бичара...
Пенсиясе ташка үлчим:
Җиде мең тәнкә ярым.
Кайда икән эшкә барып
Ял итеп кайткан чагым!
Җыенам да, эшкә чыгам!
Чәнчелсен бәлешләре,
Пенсиядә эш юк, имеш,
Тишелде кәлүшләрем....
Дуслар! Бу билгеле нәни шаяру. Барыгызга да
саулык, матур картлык,тигезлек телим.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев